Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә җылылык бирү сезонына әзерләнәләр

Мәгълүм булганча, урамда һава температурасы биш көн рәттән уртача плюс сигез градус һәм аннан да түбәнрәк булган очракта җылыту мичләрен кабызуга рөхсәт бирелә, ягъни ягу сезоны башлана.

Синоптиклар: "быелгы сентябрь ае башка еллардагыга караганда берничә градуска җылырак һәм явым- төшемнең дә беркадәр азрак булуы көтелә"- диләр. Фаразлар чынга ашырмы юкмы, әмма шунысын да онытырга ярамый, Россиянең без яши торган зонасында кышның башланып китүе, гадәттәгечә көтмәгәндә һәм ягу казаннарын, җылыту системасын бар куәткә ремонтлау вакытына туры килә. "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" һәм "Теплосервис" җәмгыятьләренең җылыту буенча җаваплы белгечләре барлык казаннарның, насосларның, электр жиһазларының һәм системаларның, нигездә кышкы чорга әзер булулары турында әйтәләр. "Теплосервис" җәмгыяте (моңарчы әлеге оешма шулай атала иде) балансында торган 27 котельныйның 25-енә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты һәм авыл җирлеге урнашкан биналарны җылыту өчен эшне ашыктырырга кирәк.

- Социаль- мәдәни объектлардан кала, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре биналарын кышка әзерләү аерым игътибарда булырга тиеш,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов. Котельныйлардан тыш, ишек- тәрәзәләрне җылыту, гомумән, бина эчендә тиешле температура тотуны тәэмин итү урыннардагы җитәкчеләргә йөкләнә. - Балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшләп килүче 36 бинаның барысы да кышкы чорга әзер. Барлык операторлар белемнәрен күтәреп имтихан тоттылар,- дип ассызыклый мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов. Элек елларда район үзәгендәге күп катлы йортлар үзәкләштерелгән казаннар ярдәмендә җылытыла иде. Котельныйда җылытылган су кулланучыларга барып җиткәнче озын юллар үтеп, югалтуларга дучар ителде. Шуңа күрә, районыбыз җитәкчелеге автоном (һәр йорт өчен аерым), ике контурлы җылыту казаннары куюны тормышка ашырды. Хәзер фатирларда җылылык режимын билгеләү һәр гаиләнең үзеннән тора. "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" җәмгыяте дә алдагы кышка ныклап әзерлек күргән. Баланста торучы барлык 13 котельныйда да төзекләндерү эшләре үткәрелгән. - Иске Чокалы һәм Зур Аксу авылларындагы урта мәктәп, фельдшер- акушерлык пункты, китапханә һәм авыл җирлеге урнашкан биналарны җылытучы казаннар заманча яңаларга алмаштырылды. Аларның файдалы коэффициенты 96 процент. Төтен торбалары, исәпләү приборлары һәм автоматикалар яңартылды. Казан белгечләре килеп операторларыбыздан имтихан алдылар. Гомумән, ягу сезонына әзерләнү өчен генә дә ике миллион сумга якын акча тотылды. Газ һәм электр энергиясе бирүче оешмалар алдында бурычларыбыз юк,- ди җәмгыять директоры Рамил Хисамов.

Рәсемдә: "Акчарлак" йөзү бассейнының җылылык бирүче казаннарны әйләнә ел тотрыклы эшләтү дә "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" җәмгыятенә йөкләнгән. Без биредә булган көнне Буадагы газ службасының җаваплы хезмәткәрләре дә җылыту казаннарының төзеклеген карадылар. Оешма җитәкчесе Рамил Хисамов мондагы операторлар Азат Шәрәпов һәм Адельҗан Җәмалетдинов эшеннән һәрчак канәгатьлек белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылылык