Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә чөгендер алу дәвам итә

Район буенча 24 сентябрьгә 403 гектар мәйданда шикәр чөгендере җир өстенә чыгарылган, 14240 тонна татлы тамыр кагатларда ята. Уртача уңыш - 353,3 центнер.

"Цильна" җәмгыятендә 195 гектар мәйдандагы татлы тамырлар җир өстенә казытып чыгарылган, 7800 тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктларына озатылган. Һәр гектардан уртача 400 центнер уңыш чыга.

"Махмутов" крестьян-фермер хуҗалыгында да шикәр чөгендере уңышын җыю кызу темпларда бара. Татлы чимал биредә 180 гектар мәйданны били. Хуҗалыкта эш ике сменада оештырылган. Без килгәндә исә, 40 гектар мәйданны биләгән беренче басуда эш тәмамланган иде. Радик Хәйретдинов һәм Ринат Хайбуллов "МТЗ-1221" тракторлары белән җирләрне сукалап, киләсе ел уңышын чәчүгә әзерлиләр. Икенче басуда Рафис Җамалетдинов (беренче сменада, икенче сменада аны Газыйм Мөхәммәтҗанов алмаштыра) "Франс Клейн" чөгендер алу комбайны белән татлы тамырларны казытып алуга керешкән. Крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында эш шундый итеп оештырылган ки, татлы тамырларны кагатларга салып тормыйча, турыдан-туры автомашиналарга төяп, Буа шикәр заводына озаталар. "КамАЗ" машиналары бертуктаусыз диярлек хәрәкәттә. Бу хуҗалыкның үзе өчен дә, йөк ташучылар өчен дә файдалы. Татлы тамырларны Тәлгать Хәйруллов, Ирек Яфизов, Илмас Ахметов, Марат Ибраһимов, Илнур Нәүметов, Алексей Исаев, Фиркать Яруллин "КамАЗ" автомобильләрендә Буа шикәр заводына ташыйлар.

-Җәй буена тамчы да яңгыр таммады, дисәм дә була. Шуңа да карамастан, әлеге культураның уңышы гектарыннан 400 центнерга якын. Бу елына карата югары уңыш. Яңгырлар башланганчы, чөгендерне югалтуларсыз җыеп аласы иде,-ди хуҗалык җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы чөгендер алу