Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Габдулла Тукай туган көненә Шигърият бәйрәме узды + ФОТОЛАР

Ел саен 26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Шигърият бәйрәме әзерли. Район үзәгендәге Зәки Нури бюсты янында шагыйрьләр, яшьләр, мәктәп укучылары, Тукай иҗатын сөюче чүпрәлеләр, кунаклар җыела. Бу көнне Тукайга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырый.

Бүген көннең яңгырлы торуы сәбәпле, чара район мәдәният йортында узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, Габдулла Тукайның әдәбиятыбызда гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауга зур өлеш керткән язучыларның берсе икәнлеген әйтеп үтте. Ел дәвамында төрле әдәби чараларда актив өлеш керткән укучыларга Мактау Грамоталары тапшырды. Шундый ук, бәяләмәне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлфия Яфизова кулыннан бертөркем Чүпрәле яшьләре алды.

Бәйрәм шагыйрьнең әсәрләрен уку, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкару белән үрелеп барды. Соңыннан татар әдәбиятының гимны булган "Туган тел" җырын барча тамашачы торып басып җырлады.

Киләсе елга Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгын каршы алу өчен бүгеннән әзерлек күрү кирәклеге сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигърият бәйрәме Габдулла Тукай көне