Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Чыгарылыш кичәсе узды

Алар өчен ак алъяпкычлар, ак бантиклар, өйгә биремнәр, контроль эшләр, диктантлар, имтиханнар, дулкынланулар, көтүләр, сыйныфташлар белән кызыклы вакыйгалар, дулкынландыргыч мизгелләр-унбер ел буе бергә атлаган юл артта калды. Бүгеннән һәркайсы олы тормыш юлына мөстәкыйль юл яра башлаячак.

Район мәдәният йортында 2014 ел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы кичә узды. Әлеге чараның төп хуҗаларын-чыгарылышлыларны котларга дип, район башлыгы Александр Шадриков һәм Казан шәһәреннән кунак Ринат Гайзатуллин килгән иде.

Җитәкчеләрнең чыгышында чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләре ирештерелде. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын, зур уңышлар теләделәр алар.

-Без сезнең, сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Киләчәктә дә районыбыз данын еракларга таратучы олы шәхесләр булырсыз, аның үсеше өчен лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанабыз.Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар,-диде Александр Шадриков.

Кичәдә укуда һәм районның мәдәни, спорт тормышында актив катнашкан, уңышка ирешкән укучыларга, төрле мәдәни фестивальләрдә, чараларда катнашучыларга, "Таң" халык җыр һәм бию ансамбленә Дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.

Бу көнне Ел укучысы-2014 игълан ителде. Быел әлеге исемгә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Нияз Җәлалов лаек булды.

Чыгарылышлылар да үз чиратында җавап итеп, укытучыларына, әти-әниләренә, район җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләренә багланган өметләрне акларбыз, дип сүз бирделәр.

Алсу Мадыгуллова, Иске Шәйморза авылы:

-Мин бүгенге кичәгә укытучы һәм әни буларак та килдем. Кызым чыгарылыш сыйныф укучысы. Иң беренче итеп, аларга хыялларына таба кыю атласыннар, гомер буе җәмгыятькә файдалы Кеше булып калсыннар диясем килә. Иң мөһиме, авырлыклар алдында югалып калмасыннар. Изге сәгатьтә, юлларыгызга-ак җәймә!

Энҗе Нәсыйбуллина, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы:

-11 ел дәвамында безнең белән һәрчак янәшә булган укытучыларыбызга рәхмәтем чиксез. Мәктәп еллары, сыйныфташлар гомергә күңелдә якты вакытлар булып калачак. Киләчәктә дә бергә дус яшәрбез дип уйлыйм. Ә бүгенгә беренче максатыбыз - югары уку йортларын яулау.

Чыгарылыш кичәсенең Яшьләр көненә туры килүе аны тагын да күркәмрәк итте. Концерт номерлары белән үрелеп барган чара дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе