Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә чыгарылыш кичәсе

28 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Чыгарылыш кичәсе - бал үткәрелде.

Чыннан да бу көн әкияти дөньядан укып белгән бал кичәләрен хәтерләтте. Кызлар-егетләр гүя аллы-гөлле чәчкәләр сыман, ә яшьлек исә - гомернең үзе бер гүзәл чоры.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын дулкынландыргыч мизгелләргә тулы булган әлеге кичәгә котларга дип район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек мөдире Фәрит Ахметов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Хәлиуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Шәрәфетдинов килгәннәр иде.

Район Башлыгы Тимур Нагуманов чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләп, иң белемлеләргә алтын һәм көмеш медальләр тапшырды.

-Әле кайчан гына сез мәктәп бусагаларын атлап, 1 сыйныфка укырга килгән идегез. Инде менә вакыт сизелми дә үтеп китте. Шушы мәктәпләр белән саубуллашыр чагыгыз җитте. Алда сезне олы тормыш юллары, шул ук вакытта мәктәп тормышыннан кызыклыгы һәм файлалы ягы белән бер дә калышмаган киләчәк көтә. Ә аны нинди итеп күрү сезнең һәркайсыгызның үз кулында. Кая гына гына барсагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, сезне уңышлар көтеп торсын. Шул ук вакытта олы белемнәр, максатлар, алдынгы карашлар тупланган уй-фикерләрегез белән без сезне көтеп калачакбыз. Районның данын, киләчәген үстерү сезнең кулларда. Уңышлар сезгә, -дип белдерде район башлыгы үзенең чыгышында.

Кичә барышында шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тыш , башка укучыларның да ел дәвамында ирешкән уңышлары телгә алынды, олимпиадада җиңүчеләр, төрле бәйгеләрдә, спорт өлкәсендә җиңү яулаучылар сәхнәгә күтәрелеп, җитәкчеләр кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр алдылар.

Чыгарылыш кичәсе укучыларның үзләренең, әти-әниләрнең чыгышларына, видеороликларга да бик бай иде. Алар укучылар башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барып, күңелләрдә истә калырлык мизгелләр тудырдылар.

Район мәдәният йортында үткән әлеге чара бу көнне "Ал паруслар" дип юкка гына исемләнмәгән иде. Әйе, чыгарылыш укучыларын алда олы тормыш юлына алып китүче зур ал паруслы кораб көтә. Ә без аңа бары тик юллы җилләр генә исүен теләп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе