Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Буштөрле һәм Якла елгаларында боз тыгылган урыннар шартлатылды

Чүпрәле районындагы Зур Якла һәм Буштөрле елгаларында ташкын сулары куркыныч тудырмаска ошаган.

Кышкы кар чагыштырмача бик үк күп булмаса да, көздән дымга туенган җир кар суларын үзенә йотмас шул. Январь аендагы 25- 30 градус салкыннар нәтиҗәсендә, елга- күлләр өстендә 20 сантиметрга кадәр калынлыкта боз катты. Рспубликаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкиле Георгий Баженов һәм МЧСның райондагы службасы начальнигы Василий Битяков Татар Шатрашаны авылындагы Зур Якла һәм Мунчәли авылын урталай кисеп агучы Буштөрле елгаларының торышын тикшерделәр. -Язгы ташулар белән бергә килүче кайгы- хәсрәтне булдырмас өчен үткән ел Буштөрле елгасын киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча ике километрдан артык озынлыкта эш башкарылды. Елганың ярлары күтәрелде, шулай да саклану артык булмас,- ди Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов. Ульян каласыннан чакырылган шартлатучылар боз тыгылган урыннарда 400 әр граммлы 14 шартлаткыч кулландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу