Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру башланды

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту - һәркемнең изге бурычы.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү кысаларында Чүпрәледә бүген-5 марттан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башланды. Иң беренчесе аның Алешкин-Саплык авыл җирлегендә үтте.

Мәктәпнең актлар залында катнашучылар тыл хезмәтчәннәренең һәркайсын җылы каршы алдылар. Кызганыч, әмма бу җирлектә бүген бер генә исән ветеран да калмаган. Беренче юбилей медальләрен тыл хезмәтчәннәренә район башлыгы Александр Шадриков шәхсән үзе тапшырды.

-Сезнең өлешкә фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, көчегезне түгәргә, сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары булса, сез тылдагылар Җиңүне хезмәт фронтларында якынайттыгыз. Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иттегез. Барысы өчен дә сезгә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез,-диде Александр Шадриков.

Актлар залындагы тантаналы чара мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Җыр-биюләр Бөек Ватан сугышы елларының кайтавазы булып, шушы чорны хәтерләрдә кабат яңартты.

Бүген юбилей медальләре әлеге җирлектә 20 тыл хезмәтчәненә тапшырылды. Сәламәтлеге аркасында мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган өлкәннәргә әлеге күкрәк билгеләре өйләргә барып тапшырылачак. Район башлыгы Александр Шадриков Алешкин Саплык һәм Татар Саплыгы авылында яшәүче Нина Семенова һәм Лидия Исаева өендә булды. Хәл-әхвалләрен сорашты һәм Бөек Җиңүнең олуг бүләкләрен күкрәкләренә кадады.

-Күрмәгәннәр калмады. Ачлык, ялангачлык-барысын да үткәрдек. Белем алу урынына олылар белән бергә кырларда иген иктек, үгезләр җиктек. Намусыбызга тап төшермәдек, гел хезмәттә булдык. Бүтән андый сугышлар кабатланмасын иде, безнең балалар, оныклар без күргәннәрне күрмәсеннәр,-ди Нина Семенова.

Чүпрәлегә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре 1000гә якын данә кайткан. Аларның һәркайсы тантаналы шартларда район башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан авыл җирлекләренә чыгып тапшырылачак.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6059-vrychenie-pervih-tyubileynih-medaley-k-70-letyu-pobedi-tryghenennikam-tila.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы “19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре