Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә “Безнең кадерле ветеран” проекты тормышка ашырыла

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен сәламәтлек саклау учреждениеләренең стационарларында яхшы шартлар тудыру максатыннан республикада "Безнең кадерле ветеран" проектын тормышка ашыру бара.

Әлеге социаль-гуманитар проектка чүпрәлеләр дә кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендә, район халкын социаль яклау идарәсе. ветераннар советы вәкилләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, район үзәк хастаханәсендә булдылар. Биредә аларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов хирургия һәм терапия бүлекләрендә урншатырылган ветераннар өчен палатлар буйлап озатып, биредәге шартлар белән таныштырып йөрде.

Бар уңайлыклар тудырылган палаталарда Мунчәли авылыннан тыл хезмәтчәннәре Ирфан Фәизов һәм Иске Чүпрәледән Кәшаф Шәрәфетдинов дәвалау курслары узалар. Җитәкчеләр аларның хәлләрен белешеп, тормыш-көнкүрешләре турында сораштылар.

-Аллага шөкер, барысы да әйбәт, табиблар да. Шәфкать туташлары да яхшы мөгаләмәдә. Уңайлыклар да барысы да бар. Тик менә сугыш еллары үзен сиздерә, исәнлеккә туенып булмый,-ди 82 яшьлек Ирфан Фәизов.

Әйтергә кирәк, район үзәк хастаханәсе "Сугыш ветераннары өчен иң әйбәт палата" республика сәламәтлек муниципаль учреждениеләре арасындагы конкурста 2009 елда 3 урынны яулаган иде.

"Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проекты республика дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен палаталарны заманча стандартларга тәңгәл китерү, медицина хезмәте күрсәтүдә инновацион формаларны кулланышка алуны максат итә һәм ул берничә этапта киләсе елга-Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Безнең кадерле ветеран” проекты