Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә балалар Сабантуе

Елның - елында Чүпрәле районы Сабантуй мәйданында кече балалар Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Агымдагы елда да ул 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылды.

Бәйрәмдә укучыларның туристик-краевед слеты үткәрү, "Яшь йолдызлар-2012" конкурсына йомгаклау чаралары планлаштырылган иде.

Бәйрәм тантанасын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры урынбасары Румия Ахметова җитәкчелегендә укучылар ачык дип игълан иткәч, дәүләт аләмнәрен күтәрү вазифасы-олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар - Алсу Айзятовага, Андрей Кудрявцевка һәм Любовь Антоновага йөкләнде.

Бу көнне балаларны бәйрәм белән район башлыгы Тимур Нагуманов та котлады.

-Балачак-кеше гомеренең иң күңелле, истәлекле, күркәм мизгеле. Шуңа да аның рәхәтен татып калыгыз. Шул ук вакытта сез илебезнең киләчәге, районыбыз, илебез үсешендә үзегездән өлеш кертерлек шәхесләр булып җитешегез. Яшь кенә булуыгызга карамастан, район, республика, ил күләмендә ирешкән уңышларыгыз безнең өчен зур шатлык. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә. Җәйге ялларны күңелле үткәреп, уку елына янә көч җыеп мәктәпләргә килегез. Балачагыгыз шатлыклы үтсен, -диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Бу көнне гомумбелем бирү учреждениесе укучылары төрле туристик уеннарда көч сынаштылар, гранаталар аттылар, рюкзак җыйдылар, беренче ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук балалар катнашында кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, уенчыклар кисү уеннары да бик күңелле мизгелләре белән истә калды. Мәйданның бер почмагында егетләр чын Сабантуй, милли чараларыбызның берсе-татарча көрәштә көч сынаштылар.

Республикакүләм "SMS-балалар" проектында катнашучы укучылар халык игътибарына тәмәке тартуга каршы юнәлдерелгән "Россия - тәмәкедән башка" акциясен тәкъдим иттеләр. Сүз уңаенда әйтеп үтәргә кирәк, агымдагы елдан әлеге проектта 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары белән беррәттән, Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучылары да катнашу хокукына ия булдылар.

Мәйданда бер якта уеннар гөрләсә, аның икенче ягында балаларга тәм-томнар, күзләрне алдавыч ялтыравык уенчыклар тәкъдим ителде. Теләгәнеңне сайлап ал гына!

Әйе, балалар бу көнне таган атылды, сикерде, уйнады, чын мәгъннәсендә җәйнең беренче көне белән рәхәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июньХалыкара Балаларны яклау көне