Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә балалар Сабантуе гөрләде

Сабыйлар өчен махсус 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрү Чүпрәледә матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр. Бу көнне дөньяның 30дан артык илендә яшәүче нәниләр өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.

Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты.

Ә бәйрәм күркәм традиция буенча гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, тарихыбызны барлаган театральләштерегән тамаша белән башланып китте. Районыбызда ике милләтнең дус яшәвен чагылдырган күренеш җыр-бию аша тасвирланды. Яшьләребезнең төрле спорт уеннарында, мәдәни чараларда җиңүләре күренешләр, биюләр, җырлар аша чагылыш тапты. Уку алдынгыларына исә аләмнәрне күтәрү вазифасы тапшырылды.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Александр Шадриков балаларга изге теләкләрен юллады:

- Хөрмәтле балалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм. Әлеге матур июнь бәйрәме безнең үсеп килүче буын алдындагы җитди җаваплылыгыбызны тагын бер кат искәртә. Сез сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру-төп бурычыбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар Чүпрәле төбәгенең сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар. 1нче июнь-каникуллар башланган да көн. Сез лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытырсыз, җәйләрен күңелле һәм кызыклы уздырырсыз дип ышанам. Бәхет, сәламәтлек, яңа тәэсирләр сезгә!

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз, көрәшсез буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Ә көчлеләр бил алышырга тотынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Җыр-моң яратучылар исә "Яшь йолдызлар" фестиваленең гала-концертын тамашачыларга бүләк итте.

Ел саен Сабантуй бәйрәмендә район белем учреждениеләренең туристик -эзләнү отрядларының слеты уза, быел да әлеге чара зурлап үткәрелде. Һәр мәктәптән килгән килгән кызлар-егетләр зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын, җитезлекләрен эшкә "җиктеләр". Берничә төр биремнән торган әлеге бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. Ә мәйданның бер өлешендә мәктәпләр үзләренең тормышларын чагылдырып, палаткалар корганнар, кул эшләнмәләрен дә алып килгәннәр.

Билгеле булганча, 1 июнь-календарьда җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга каршы көн буларак та билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучылары мәйданга килүчеләргә куакка зәңгәр тасма бәйләргә тәкъдим итеп торды, шул рәвешле бәйрәмгә килүчеләр тискәре күренешкә үз фикерләрен белдерде.

-Бәйрәм ел саен күркәмлерәк, эчтәлеклерәк итеп оештырыла. Балаларга менә дигән бер бәйрәм. Моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зу бер чара әле ул. Җитәкчеләргә олы рәхмәт, -ди бәйрәмгә оныклары белән килгән Алсу ханым.

Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар да оештырылды. Балалар рәхәтләнеп батутларда сикерделәр, таганнарда әйләнделәр, тәмле мамыклардан авыз иттеләр. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар Сабантуе