Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә балалар китапханәсе ачылды

Район үзәгендәге Дзержинский урамында урнашкан элеккеге "Агробанк" бинасының икенче каты рәсми рәвештә балалар китапханәсе "хөкеменә" күчте.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район Башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм китап сөюче нәни дуслар, укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнашты.

Балалар бу көнне китаплар, китапханә турында өйрәнгән шигырләрен сөйләделәр, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен әйттеләр.

-Әлеге китапханә сезнең өчен балалар. Китап укыгыз, мәгърифәтле булыгыз, әлеге бинаның ишекләре бервакытта да ябылмасын, анда һәрчак сезнең шат авазларыгыз яңгырасын, -диде район Башлыгы Александр Шадриков тантананы ачып.

Шакир Ягудин республикада балалар өчен күп төрле программаларның эшләвен ассызыклап үтте.

-"Татарстан балалары", "Авыл яшьләре" -һәм башка күп кенә программалар сезнең өчен эшли хөрмәтле дусларыбыз. Әлеге китапханәнең ачылуы да шушы программалар нигезендә башкарылган эш. Китапханәнең рәхәтен күрегез, китапларны яратыгыз,-диде ул чыгышында.

Тантанада әти-әниләр, шәхсән китапханә мөдире Ирина Мадурова үз исеменнән дә күп кенә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Тантаналы мизгел- бинага үтү тасмалары киселгәннән соң, барысы да эчкә үттеләр. Сүз дә юк, төзекләндерелеп, буяу эшләре үткәрелгән бина яңарып, матураеп калган. Китап укучылар өчен аерым уку залы, методик ярдәм күрсәтү бүлимәләре, архив булдырылган, уңайлы җиһазлар урнаштырылган. Җитәкчеләр кайсы бүлмәгә тагын нинди җиһаз кирәклеген барлап йөргәндә, балалар үз чиратында тизрәк китапларны карарга керештеләр.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Нурлеҗиһан апа Айметдинова оныгы белән килгән.

-Элеккеге китапхнанә белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы, бик матур һәм уңайлы, хәтта үземнең дә китәсе дә килми биредән, -ди ул.

Әйе, шулай булмый мөмкин дә түгел. Китапханә мөдире Ирина Мадурова әйтүенчә, элекеге китапханә бинасы 1939 елда төзелгән һәм күптәннән инде авария хәлендә дип игълан ителгән булган. Яңа биналы булу шатлыгын ул да түземсезлек белән бик көттек, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июньХалыкара Балаларны яклау көне