Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә күпфункцияле үзәк һәм балалар бакчасы ачылды

Яңа Уби авылында мәктәп, балалар бакчасын һәм фельдшер-акушерлык пунктларын бер бинага берләштергән күпфункцияле үзәк һәм Татар Саплыгы авылындагы балалар бакчасы, яңа уку елы алдыннан, үз ишекләрен ачты. Әлеге тантаналы вакыйгаларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Бу объектлар республика программасы нигезендә сафка басты. Төзелеш эшләре 2013 елның октябрендә башланган иде. Яңа Уби авылындагы күпфункцияле үзәкнең гомуми мәйданы - 1100 кв.метрны били.

Яңа Уби гомуми төп белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 110 бала белем ала. Яңа мәктәп төзелә дигән хәбәрне биредәге авыл халкы шатланып кабул иткән иде. Элеккеге мәктәп бинасы бик иске, хәтта үткән гасырга барып тоташа.

Татар, Алешкин-Саплыгы авылындагы әти-әниләр балаларын моңарчы мәдәният йортының бер почмагында урнашкан бүлмәгә йөртеп торырга мәҗбүр иделәр. Ниһаять, аларның да хыяллары тормышка ашты-балалары бүгеннән яңа балалар бакчасына йөри башлады. 50 баланы сыендырачак бинада музыка-спорт залы, логопед, методика һәм медицина, аш әзерләү һәм кер юу бүлмәсе бар. Бакча территориясендә уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык ясалган.

-Республиканың киләчәге балаларның нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле, шуңа да соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан күп төрле эшләр алып барыла. Быел гына да республикада 56 яңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе ачылачак,- диде Энгель Фәттахов.

Район башлыгы Александр Шадриков үз чыгышында районда алып барылган төзелешләрдән иң шатландырганы шушы-балалар өчен төзелгән биналар булуын әйтте. -Чөнки бала шатлыгы самими, аларга мондый йортлар бүләк итүебез-киләчәк өчен кайгыртубыз,-диде ул.

Энгель Фәттахов һәм Александр Шадриков укытучыларның август киңәшмәсендә дә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы