Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә балалар бакчалары ачылды

Бүген Чүпрәледә Дуван һәм Иске Элмәле авылында яңа балалар бакчасы ачылу тантанасы узды. Әлеге бакчалар башлангыч урта мәктәбе бинасының бер почмагында урнашкан.

Һәр ике авылда да балалар бакчасы 20 балага исәпләнгән. Биредә балалар өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган: уен һәм йокы бүлмәләре, санитар-гигиена бүлмәләре, урамда спорт-уен мәйданчыгы һәм башкалар. Бакчага йөрүче сабыйларга ризык мәктәп ашханәсендә әзерләнә.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, авыл халкын тантаналы көн белән район башлыгы Александр Шадриков тәбрикләде.

-Әлеге вакыйганы күпләр көтеп алды. Республика программасы нигезендә быел мондый төрдәге балалар бакчалары районда тагын Матак һәм Кече Чынлы авылы мәктәпләрендә ачылачак. Моннан тыш, өч яңа балалар бакчалары төзелеше тәмамланып килә. Балалар бакчаларының республикада беренчеләрдән булып бездә ачылуы да куанычлы, моның өчен без төзүчеләребезгә рәхмәтлебез. Барысы да күңел биреп, сыйфатлы итеп ясалган. Бирегә балалар зур теләк белән йөрерләр, дип өметләнәсе килә. Чөнки балалар бакчалары бит, алар сабыйларның вакыт үткәрү урыны гына түгел, ә мәктәптә, киләчәктә тормышта кирәкле күнекмәләр, белем нигезләре алу мәйданчыгы да,-диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Александр Шадриков төзелеш эшенә тартылган хезмәткәрләргә хөрмәт сүзләрен белдереп, "Тепловик" һәм "Фламинго" оешмалары җитәкчеләренә Рәхмәт Хатлары тапшырды. Әйтергә кирәк, "Фламинго" оешмасы тарафыннан Иске Элмәледә балалар бакчасы гына түгел, ә башлангыч мәктәбенә капиталь төзекләндерү дә үткәрелгән. Әлеге мәктәп үз ишекләрен 1986 елда ачкан булган. Биредә быел 1 сыйныфка тугыз бала укырга киләчәк, балалар бакчасында исә 19 бала йөриячәк. "Мәктәпкә барырга булыш!" акциясе кысаларында бүген яңа уку елында баручы беренчеләргә кирәк-яраклары тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды.

Дуван авылында исә киләчәгебез булган- балалар саны белән әлләни мактанып булмый. Балалар бакчасы мөдире Алевтина Абязова әйтүенчә, бакчага 10лап бала йөрер дип көтелә. Быел исә 1 сыйныфка баручы нибары бер бала. Шулай да, балалар бакчасы ачылуын бик куанганнар алар. Бәлкем, мондый бина булгач, әти-әниләр дә уйланырлар әле, ди.

Чыннан да өчәр бала әниләре Марина Садеева һәм Тамара Краснова, ике бала әнисе Надежда Ильина һәм башкалар куанычларын яшермиләр:

-Авылыбызда балалар бакчасы ачылуын бик көттек, бу бина балаларыбызның икенче өе булачак, рәхмәт җитәкчеләргә,-диләр.

Светлана Гаврилова, Иске Элмәле:

-Без әлеге көнне бик көттек. Авылыбызда мондый бакча, гомумән булмаган. Балалар өйдә, әбиләре белән утырырга мәҗбүр иделәр. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты һәм без, әлбәттә, бик шатбыз моңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчалары ачылды