Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә кышкыга азык запасы әзерләү чоры + фотолар

Бүген вакытның һәр минуты кадерле. Шуңа күрә дә авыл кешесе аннан оста файдаланып калу өчен бөтен тырышлыгын куя. Иртә таңнан башланган эш соңгы кичкә кадәр дәвам итә.

Әйе, бу чыннан да шулай. Терлек азыгы әзерләүдә эшләүчеләрнең тормышы басуга күчкән диярсең. Иртәнге алтылар тирәсендә башланган эш кичке тугызларга кадәр сузыла. Хезмәт киеренкелеге механизаторларны, машина йөртүчеләрне ничек кенә сынамасын алар моңа күптән күнеккән. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына караган Иске Кәкерле филиалының печән басуында булганда моңа тагын бер инандык. Басу түрендә безне филиал директоры Җәмил Билалов каршылады. Техника янында бөтерелә- бөтерелә шактый ук тузанланган йөзен кулъяулыгы белән сөрткәләп алды да эшнең барышы турында сөйләп китте. "Иске Кәкерле авылы элек елларда мөстәкыйль "Ялкын" кохозы иде. Сөрү җирләренең күләме буенча иң эре хуҗалыклардан саналды. Быел да биредә 800 гектарга якын азык культуралары үстерелде. Мәйданнарның күпчелеген күпьеллык үләннәр, катнаш азык һәм кукуруз били. Күргәнегезчә, бүген бөтен көчне мал азыгы әзерләүгә юнәлттек. Кышлату чоры бик тиз килеп җитә ул. Ә филиалдагы 600 баш мөгезле эре терлекне ашату өчен шактый ук күләмдә азык запасы булдырыргы кирәк",- ди җитәкче. 110 гектарда үстерелгән күпьеллык люцер үләнен әле берничә көн элек кенә төземнәргә салганнар. Эссе кояш нурлары астында печән дә тиз өлгергән. Үләне дә бит шундый, вакытында җыеп алмасаң, нәкъ борчак культурасы кебек, яфраклары коелып төшә дә, каты сабагы гына кала. Шуңа да эшне кызу тотарга ашыгалар монда.

-Арымыйсызмы, егетләр!,- дигән соравыма да алар бер авыздан, - арып торырга вакыт юк, эшнең кызу чоры бит,- диештеләр механизаторлар. Ике мәртәбә кайнар аш, чәй дә китерәләр икән үзләренә. Тракторларга ягулыкны кырда ук салалар.Техниканы да үзләре төзекләндереп чыкканнар, күбесенең тәҗрибәсе дә дистә елларга якын. Печән теземнәрен әйләндерүче Илдар Тәҗетдинов, рулоннарга чорнатучылар Ранис Валитов, Фәнис Шәкуров һәм Фиркать Айзәтов, төятеп торучылар Илһам Исхаков белән Илмас Фәизов эштә уңганлык күрсәтәләр. КамАЗ автомашиналарын идарә итүче Зөфәр Каюмов, Радик Алиев, Иршат Миначев һәм Фәргать Ситдиков кебек шоферларның да хезмәтләре мактауга лаек. Җәмил Билалов җитәкчелек иткән Яңа Кәкерле филиалында 900 тоннага якын сенаж салып куйганнар. Монда да эшне ике сменада башкаралар. Сенаж өчен люцер үләнен ваклатып транспортларга төятүче Радик Фәйзуллин белән Нәфис Гайнетдинов Ягуар тракторын ике сменада эшләтәләр.

-Көн саен 250 шәр тоннага якын сенаж салабыз, дүрт тәүлек эчендә бер траншеяны тутырдык, таләп ителгән бөтен технологияне үтәп эшлибез, тиешле күләмдә консервантлар да кушабыз,- ди Җәмил Билалов. Яшел массаны тыгызлап, таптатып тору "К- 700" тракторын идарә итүче Сәгыйть Вәлиевка йөкләнгән. Үзенә тапшырылган хезмәтнең никадәр җаваплы икәнен йөрәге белән тоя ул. Әзерләнгән азыкның сыйфатлы сакланышы өчен барлык технологиянең дә үтәлүе кирәк шул. Ике филиалда да агроном хезмәтен башкару Айсылу Сәмерханова һәм Зөлфия Хәкимова кебек хатын- кызларга тапшырылган.

"Әйбәт эшлиләр, ир- атларга караганда да аларда таләпчәнлек зур, эш өчен янып- көя торган белгечләр алар,- ди филиал директоры. Яңа Кәкерле филиалының азык утарында зоотехник Зәкиулла Усманов белән дә очраштык. Траншеяга салынган сенажның сыйфатына ул да югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән әзерләү чоры азык запасы