Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Чүпрәле район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы эшчәннәрен тәбрикләү тантанасы-"Уңыш-2014" бәйрәме үтте.

Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысы өчен нигезле план булдыра. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырендәгечә, соңгы елларда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып куандырмаса да, тырыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада билгеле урын тота.
Район икътисадын тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Шул уңайдан 14 ноябрь көнне, тантаналы шартларда район мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы хезмәтчәннәре өчен алдынгылар слеты узды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр стадиясендә зур күрсәткечләргә ирешкән мөхтәрәм райондашларыбыз чакырылган иде. "Уңыш-2014" ел бәйрәмендә, шулай ук, мәртәбәле кунаклар- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс холдинг компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнаштылар.
- Авыл хуҗалыгы тармагында районыбызны югары күрсәткечләргә ирештергән барлык хезмәтчәннәребезгә чиксез зур рәхмәтлебез. Бу - йокысыз төннәр, ару-талны онытып хезмәт кую бәрабәренә ирешелгән уңыш. Җир эшенә, игенчелек, терлекчелеккә чын күңелдән бирелгәннәр генә башкара ала моны. Туган җирендә төпләнеп, фидакарь хезмәт куючыларны олылап без яшьләребезгә үрнәк райондашларыбызны күрсәтәбез. 2014 ел уңышы белән сез безне сөендердегез, хезмәтегез өчен олы рәхмәт, - диде район башлыгы Александр Шадриков, хезмәт алдынгыларына мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - бүләкләүләрне дә район башлыгы Александр Шадриков башлады. Ул "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы механизаторлары Николай Кашкаровка, Николай Тяхинга, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгының нефть хуҗалыгы мөдире Альфик Салаховка, "Шәйморза" җәмгыяте шоферы Фәһим Исмаиловка, "Цильна" җәмгыяте баш ветеринаря табибы Илгиз Салакаевка, "Березка" җәмгыяте механизаторы Владимир Кудряшовка район башлыгының Мактау Грамоталарын тапшырды.
Алдынгыларны котлау өчен сүз ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановка бирелде. Ул авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәтен югары бәяләп, терлекчелектә, игенчелектә зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте һәм "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Ярулла Салиховка, "Шәйморза" җәмгыяте шоферы Шамил Гайнетдиновка, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы хисапчысы Галина Калугинага, "Цильна" җәмгыяте фермасы мөдире Айрат Сөләймановка, "АгроТрансПорт" җәмгыяте киңәшчесе Фәнис Баһаутдиновка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасы, "Пульсатор" җәмгыяте директоры Нәҗип Морасовка Рәхмәт тапшырды.
Аннан соң сәхнәгә 2014 елгы уңыш нәтиҗәләре буенча алдынгылар- "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуров (I урын), "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы директоры Фәрит Мөдәррисов (II урын), "Низамов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов (III урын) чакырылдылар һәм кубок белән бүләкләнделәр.
Аннан соң сәхнә түренә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы хезмәтчәннәре: шофер Әмирҗан Шәмсетдинов, механизаторлар Нәгыйм Билалов, Николай Архипов, сыер савучы Рәйнә Мәхмүтова, бозау караучы Ирина Аттина, баш ветеринария табибы Әсхат Алтынбаев чакырылдылар һәм , "Ак Барс холдинг компаниясе"нең Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.

Авыл хуҗалыгының иң әйбәт хезмәткәрләренә төрле номинацияләрдә Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Менә алар:
"Районның иң яхшы комбайнчылары" номинациясендә: Илдус Замдиханов ("Цильна"), Илгизәр Бохариев (КФХ "Бикчуров"), Рифкать Хәлиуллин ("Шәйморза")- I, Илмас Низамов ("АгроТрансПорт"), Рәфик Шәйдуллов("Цильна"), Петр Архипов ("Ак Барс-Чүпрәле")-II, Валерий Храмов ("Ак Барс-Чүпрәле"), Газыйм Мөхәммәтҗанов ((КФХ "Махмутов"), Радик Макатин (КФХ "Гафуров"), Михаил Чувашов ("Березка") III урын яуладылар.

"Хуҗалыкның иң яхшы шоферы" номинациясендә: Әсхат Җамалетдинов ("Цильна")- I, Рәис Замдиханов ("Цильна") һәм Владимир Выселкин ("Ак Барс-Чүпрәле")-II, Наил Хәлилов ("Чүпрәле Агрохимсервисы" һәм Арслан Зәйнетдинов ("Березка") -III урын.
"Терлек азыгы әзерләү буенча иң яхшы механизатор" номинациясендә: Илгизәр Хисмәтуллин ("Ак Барс-Чүпрәле")- I, Марат Чулякмин ("Ак Барс-Чүпрәле") һәм Айрат Яфизов ("Цильна")-II, Илнур Сатдинов ("Цильна") һәм Инсаф Ханбиков ("Шәйморза")-III урын.
Рәмис Айнуллов ("Цильна"), Рафис Җамалетдинов (КФХ "Махмутов") "Шикәр чөгендере алу буенча иң яхшы комбайнчы" номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар.
"Иң яхшы тракторчы-механизатор" номинациясендә: Фәргать Ситдиков ("Ак Барс-Чүпрәле")- I, Николай Архипов ("Ак Барс- Чүпрәле"), Фәнис Вәлиев ("Цильна")-II, Вагиз Усманов ("Шәйморза"), Валерий Нюнюков ("Чүпрәле тармак технологияләре техникумы")-III урын.
"Авыл хуҗалыгы культураларына иң яхшы агу сиптерүче" номинациясендә: Айрат Миңнуллин ("Ак Барс-Чүпрәле")-I, Илдус Халитов ("Ак Барс-Чүпрәле"), Фәнил Сөләйманов ("Цильна")-II, Андриян Дергунов ("Березка"), Анатолий Матюшин ("АгроТрансПорт")-III урын.
"Иң яхшы сыер савучы" номинациясендә: Зөлфия Җәббарова ("Цильна")-I, Сиринә Алимова("Цильна"), Фәридә Хисамова (КФХ "Низамов"), Люция Исметова ("Ак Барс-Чүпрәле")-II, Любовь Казакова ("Ак Барс-Чүпрәле"), Рузия Травкина ("Шәйморза"), Ираида Антипова ("Березка")-III урын.

"Иң яхшы бозау караучы" номинациясендә: Гөлсинә Миначева ("Шәйморза")-I, Людмила Краснова ("Шәйморза")-II, Гөлгенә Якупова ("Ак Барс-Чүпрәле")-III урын.
"Откорма буенча иң яхшы терлекче" номинациясендә: Галина Симуллина ("Ак Барс-Чүпрәле")-I, Фазыл Шәрәфетдинов ("Низамов")-II, Рәис Ибраһимов ("Цильна")-III урын.
"Иң яхшы осеминаторлар": Рәмис Баһаутдинов("Цильна")-I, Наил Сабитов ("Низамов")-II, Валерий Натюнов ("Ак Барс-Чүпрәле")-III урын.
Бәйрәмдә, шулай ук, "Иң яхшы ветеринария участогы мөдире" номинациясендә Илгиз Сафиуллов, "Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы һәм гаилә фермалары" номинациясе буенча җиңүчеләр: "Гафуров", "Фахрутдинов", "Ахметова" хуҗалыклары җитәкчеләре, "Иң яхшы сөт җыючылар": Валерий Митрошкин (Чуваш Бизнәсе), Рушания Айнетдинова (Татар Бизнәсе), "Иң яхшы авыл җирлеге" буенча Наил Шихранов (Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы), Альберт Мөхәррәмов (Шланга), Сергей Тарасов (Звезда), хуҗалыклар үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр: Рәис Рәимов, Шәфик Шәйдуллов ("Цильна"), Ринат Насретдинов ("Шәйморза"), Илгиз Азизов ("ЦАС "Татарский"), Владимир Сурский ("Ак Барс-Чүпрәле"), Заһит Сөләйманов ("Бикчуров"), Александр Ярухин ("Березка"), Рамил Санатуллов ("Ак Барс-Чүпрәле"), Марат Рәимов ("Цильна"), Расыйх Юсупов ("Шәйморза"), Алик Алиев (техникум) сәхнәгә чакырылдылар һәм бүләкләнделәр.
Бәйрәм район мәдәният йорты көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне