Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Гадәт буенча, һәр ел ахырында агро тармак хезмәткәрләре эшенә йомгак ясала.Шушы уңайдан авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм инде гомерләрен игенчелектә яисә терлекчелектә эшләп үткәргән хөрмәтле ветераннар район мәдәният йортына чакырылдылар.

Авыл хуҗалыгындагы хезмәт беркайчан да җиңел булмады. Ял күрмичә көнне төнгә ялгап кырларда ашлык үстергән, фермаларда терлекчелек продуктлары җитештергән һәр хезмәткәр алдында баш иябез. Ул хезмәтне теләсә кем үти дә алмас иде. Алдынгыларны хөрмәтләү бәйрәмендә бу хакта бик күп җылы сүзләр яңгырады. Мәдәният йортына чакырылган алдынгылар үзләренә атап әйтелгән матур теләкләрне ишеттеләр, хөрмәт йөзеннән бирелгән бүләкләр алдылар, үзешчән сәнгать осталары аларга багышлап җыр суздылар, сәхнә селкетеп биеделәр.

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков залдагыларга мөрәҗәгать итеп, бәйрәм котлавын ирештерде, быелгы күрсәткечләрне анализлап файланылмаган резервларны ачыклады һәм алдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде. Агымдагы хуҗалык елында икътисалый яктан матур күрсәткечләргә ирешкән оешмаларның һәм аерым хезмәтчәннәрнең исемнәрен атады. Авыл хуҗалыгы өчен еллар бик үк җайлы килмәсә дә, үзләренең үҗәтлекләре, тынгысыз хезмәтләре һәм фән кушканча алдынгы технологияләр барәбәренә югары үрләр яулаган коллективлар да бар районда. Алар турында район башлыгы: "Әлеге залда утыручы кешеләрне районыбызның алтын фонды дияр идем. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә районыбызның, республикабызның һәм, ниһаять, илебезнең азык- төлек иминлеге тәэмин ителә.

Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә". Аннан соң хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының һәм чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 2015 елның урып- җыю йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте беренче урынны яулады, икенче һәм өченче урыннарга "Ак Барс Чүпрәле" һәм "П.В. Дементьев исемендәге" агрофирмалар лаек булды. Аларга кубоклар тапшырылды. Аннан соң сәхнәгә иң яхшы комбайнчылар, машина йөртүчеләр, механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлек симертүчеләр, көтүне тулыландыру технологлары, ветеринария участоклары мөдирләре, кресмтьян- фермер хуҗалыклары, гаилә фермалы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы культураларын корткыч бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклауда катнашучылар чакырылды. Районыбыз алдынгыларын тәбрикләргә республиканың Премьер- министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин һәм "Ак Барс" Холдинг компаниесенең генераль директоры урынбасары Камиль Галиев килде.

Кунаклар республиканың производство эшчәнлеге һәм урып- җыю нәтиҗәләре, икътисадны үстерүнең позитив моментлары, алдагы планнар хакында сөйләделәр. Бер төркем алдынгыларга министр Марат Готович кулыннан мактау грамоталары алу бәхете дә тәтеде. Алар арасында "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженеры Иршат Исхаков, "Цильна" җәмгыятенең 2 нче товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Ильнур Фәткуллов, "Низамов А.А." крестьян фермер хуҗалыгы механизаторы Дамир Ахметов, "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" механизаторы Сергей Горбунов, "Ак Барс" агрофирмасы механизаторы Виктор Ишмуков һәм агро идарәнең финанс- икътисад бүлегенең 3 нче разрядлы өлкән белгече Алена Сарафанова бар иде.

"П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" ның баш зоотехнигы Наил Фәхртдинов, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы филиалы мөдире Ильдам Хәлимов, "Цильна" җәмгыятенең баш инженеры Шәфик Шәйдуллов- Мактау грамоталары, ә "Әбдриев исемендәге Шәйморза авыл хуҗалыгы предприятиесе" шоферы Рамил Әхтәмов, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының баш энергетигы Илгиз Сабитов һәм "Чүпрәле элеваторы" җәмгыяте лабораториясенең әйдәп баручы белгече Лариса Якушева Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Фәнис Мөдәрисов, Шланга филиалы җитәкчесе Рәис Шәрәфетдинов, Чуваш Чүпрәлесе филиалы җитәкчесе Фәнис Юсупов, шушы агрофирманың куркынычсызлык буенча инженеры Рөстәм Шәрәфетдинов, "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" механизаторы Андрей Марков, шушы агрофирма шоферы Владимир Макаров, "Чүпрәле элеваторы" җәмгыятендә катнаш азык производствосының смена начальнигы Рафис Валиев "Ак Барс Холдинг" җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

- Чираттагы авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлаша. Алда безне җитди сынаулары белән яңа ел көтә. Алда яңа бурычлар, яуланасы яңа үрләр тора. Барыннан да элек малларны уңышлы кышлату, алардан продукция җитештерүне киметмәү, баш санын саклап калу, шул ук вакытта язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча билгеләнгән чараларны график нигезендә үтәү таләп ителә.- диде бәйрәм ахырында район башлыгы Александр Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы алдынгылары