Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә "Ак калфак" оешмасы эшли башлады

Чүпрәледә татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торучы "Ак калфак" оешмасы барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп район китапханәсе директоры Гөлфия Яфизова билгеләнде.

Аның беренче оештыру җыелышы район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәледәге бүлеге җитәкчесе Иршат Закиров катнашында узды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында 1990 елдан бирле эшли. Беренче рәисе - танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова була. Оешма үзенә иң зыялы һәм милли җанлы ханымнарны туплый. Бүгенге көндә аның җитәкчесе вазифасын Кадрия Идрисова башкара.

Үткән көннәрдә Казанда "Ак калфак" оешмасының республика районнарыннан ханымнарны уку-укыту семинары узды.

Гөлфия Яфизова:

-Семинарда Татарстандагы татар хатын-кызларына бу оешманың барлыгы, ни белән шөгыльләнгәнүе, максатлары турында сөйләнде. Әлеге эшләрне районнарда да башкару бурычы куелды.

"Ак калфак"ның беренче утырышы бүлекчәгә кертелгән кешеләр белән танышу, киләчәккә планнар төзү төрендә үтте, районда эшчәнлекне киң җәелдерү хакында сүз алып барылды. Бюро үз эченә тугыз хатын-кызны ала. Алар арасында хакимият органнарында эшләүчеләр дә, җитәкче хатын-кызлар, табиблар, юристлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья татар конгрессы оемасы