Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Әдәбият елы рәсми ачылды

2015 ел Россия Президенты Указы нигезендә "Әдәбият елы" дип игълан ителде. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды.

Чарага килүчеләрне фойеда район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эшчәнлеген чагылдырган фотостенд, китаплар урнаштырылган күргәзмә каршы алды.

-Әдәбият мәдәниятнең иң мөһим өлеше. Шулай итеп ул үткән елның күркәм дәвамы булыр. Әдәбият елы, беренче чиратта, иҗатка гашыйк булган шәхесләребезне олылау, аларның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү бурычын да йөкли. Һәр кеше үзенең әдипләрен, олы шәхесләрен белергә тиеш. Агымдагы ел иҗат дөньясында янып яшәгән кешеләребез өчен уңышлы булсын, тагын да матур әсәрләре белән куандырырлар дип ышанып калабыз һәм иҗади уңышлар телибез,-диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов залда утыручыларны сәламләп.

Әдәбият елы олуг язучыларыбызның юбилейлы даталары белән дә истәлекле булып калачак. Әйтик, рус язучыларыннан быел тууларына юбилейлы даталары Антон Чеховның, Михаил Шолоховның, Иван Бунинның, Константин Симоновның, Сергей Есенинның һәм башкаларның билгеләп үтелә.

Чүпрәле районы да республикада үзенең олуг шәхесләре белән данлыклы горурлана. Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Петр Хузангай һәм башка күп кенә язучыларыбызның әсәрләре күпләргә таныш.

Әлеге язучыларның иҗатлары, тормыш юллары хакында үзәкләштерелгән район китапханәләр системасы хезмәткәрләре чыгышларында бәян ителде. Тамашачылар игътибарына аларның әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде. Шулай ук, мәктәп укучылары шигырьләр сөйләп, биюләр башкарып чараны эчтәлекле иттеләр.

Әдәбият елына хәер-фатиха биреп, бүгенге көндә Чүпрәледә яшәп, иҗат итүче җирле шагыйрьләребез Иршат Закиров, Азат Вахитов, Гөлназ Мәүлиханова һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Чараны йомгаклап, гимн буларак, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы