Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә - 9 май-Җиңү көне: бәйрәм чаралары

7 майда "Алга-Җиңүгә!" дип исемләнгән җиңел атлетика буенча эстафета уздырыла. Башлана 14.00 сәгатьтә. Чара вакытында Нәфиев урамында ("Универмаг" кибетеннән "Икмәк" заводына кадәр), Низаметдинов урамында ("Икмәк" заводыннан "Пятёрочка+" янындагы борылышка кадәр), Төзүчеләр урамында (Үзәк мәйданга кадәр) автомашиналар хәрәкәте туктатыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар авылларда 8 майда башланачак. Һәр авыл...

7 майда "Алга-Җиңүгә!" дип исемләнгән җиңел атлетика буенча эстафета уздырыла.

Башлана 14.00 сәгатьтә. Чара вакытында Нәфиев урамында ("Универмаг" кибетеннән "Икмәк" заводына кадәр), Низаметдинов урамында ("Икмәк" заводыннан "Пятёрочка+" янындагы борылышка кадәр), Төзүчеләр урамында (Үзәк мәйданга кадәр) автомашиналар хәрәкәте туктатыла.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар авылларда 8 майда башланачак.

Һәр авыл җирлеге ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, район мәдәният йортларына чакырачак. Бу көнне шулай ук укыган мәктәпләренә Советлар Союзы Геройлары, райондашларыбызның исемнәре бирелү уңаеннан тантаналар узачак. Городищеда мемориал ачылачак.

Матак урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Семен Артемьевич Уганин истәлегенә багышланган төбәкара билбау көрәше узачак. Турнирга Чувашия, Ульяновск, Самара һәм башка төбәкләрдән көрәшчеләрнең килүе көтелә.

Кичен район мәдәният йортында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Ә.Әтнабаевның "Ана хөкеме" әсәре буенча спектакль куячак. Башлана 19.00 сәгатьтә. +12

9 майда район үзәгендә үтәчәк парад сугышта һәлак булганнарны искә алып, алар хөрмәтенә мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре кую белән башланачак.

Тантаналы митингтан соң мәктәп укучылары "Үлемсез полк" акциясе кысаларында сугышта һәлак булган каһарман герой-бабалары, ветераннарның фотосурәтләре белән мәйданга үтәчәк.

Дәһшәтле сугыш еллары зур концерт программасында чагылыш табачак. "Җиңү җырлары" фестиваль-конкурсының Гала-концерты үтәчәк. Шулай ук, "Кыр ашханәсе" эшлиячәк. Район башлыгы ветераннарны үзенә чакырачак. Чаралар 9.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм әһаңе булып, кичке якта, салют атылачак.

10 майда иртәнге 10.00 сәгатьтә Марат Сәлахов истәлегенә футбол ярышлары, 16.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданында автокросс узачак.

Чүпрәле данын чарада өч узышчы яклаячак.

Бәйрәм көннәре мавыктыргыч, истә калырлык булачак. Кайткан кунакларның, һәрбер чүпрәленең күңеленә хуш киләчәк, дип уйлыйбыз. Бергәләп, күңелле ял итик, ветераннарыбызны хөрмәтлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм чаралары Бөек Җиңүгә 70 ел 9 майҖиңү көне