Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 7855 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган

Районда 7855 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган. Шул исәптән, 383 гектар мәйданда - арыш, 7006 гектар мәйданда- көзге бодай, 100 гектар мәйданда борчак һәм 336 гектар мәйданда арпа культуралары уңышы җыеп алынган. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш 14,6 центнерны тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда урак эшләре 20 процентка башкарылган. Көзге культураларны урып-суктыру эшләре 80 процентка тәмамланган.

Урып-җыю эшләре буенча һәр елдагыча "Цильна" җәмгыяте игенче-механизаторлары алдынгы урыннарда бара. Биредә бүгенге көндә 1430 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Уңышы да ярыйсы гына, һәр гектардан уртача 23,7 центнер чыга.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 3910 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган (көзге культураларның 75 проценты урып-суктырылган). "Шәйморза" җәмгыятендә 302 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган.

Реклама

Район буенча 2268 тонна салам әзерләнгән. "Цильна" җәмгыятендә- 900 тонна, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 773 тонна салам тюкларга төрелеп, саклауга куелган.

-Быел җәй коры килде. Кышын яисә язын терлек азыгына кытлык булмасын өчен, салам җыюга да тиешле игътибар булырга тиеш,- диләр бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Районда урып-җыю белән бер үк вакытта туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү эшләре дә башланды. Әлеге эш район буенча 2194 гектар мәйданда башкарылды. "Цильна" җәмгыятендә- 620 гектар мәйданда, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 971 гектар мәйданда туфрак әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак 2015