Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 5000 гектардан артык мәйданнарда урып- җыю үткәрелде

Басуда иң кызу чак. Һава торышына ышаныч юк диярлек. Шуңа күрә агро идарәнең үсемлекчелек белгечләре һәр техниканың максималь эшләвенә ирешергә кирәк, диләр.

Һаваның аяз торуы урып- җыю эшләрен югары темпта оештырырга тулы мөмкинлек бирә. Икмәк язмышын хәл иткәндә мондый көннәрнең һәр сәгате кадерле. Эштә тоткарлыклар булуга бернинди сәбәп юк. Хәзер уракның барышы бары тик кеше факторына бәйле. Бүгенге көнгә 5000 гектардан артык мәйданнарда урып- җыю үткәрелде (гомуми мәйданнарның 10 проценттан артыгы), уртача уңыш 14,6 центнерны тәшкил итә. Ындыр табакларына 5380 тонна ашлык кайтты. Уракта җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте игенчеләре үрнәк күрсәтә. Комбайнчылардан Илдус Җәмдиханов белән Рәфик Шәйдуллов беренчеләрдән булып биш мең центнер чиген уздылар. Әлеге хуҗалык 1100 гектарда үстерелгән кышкы культураларның ашлыгын да җыеп алдылар, уртача уңыш һәр гектардан 25 центнер булды. Быел ашлык уңышы "ТрансПорт" җәмгыятендә дә яхшы, кече Чынлыдагы кебек үк 25 центнер чыга (кышкы культуралар 50%суктырылган). Кече Чынлы механизаторлары бушап калган басуларны сукаларга да керештеләр. "П. В. Дементьев исемендәге" җәмгыятьтә дә кышкы культуралар ашлыгын урып- җыю төгәлләнү алдында. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасында кышкы культураларның 40 % якыны суктырылган. Ә менә Шәйморза игенчеләренә эш темпын шактый тизләтергә кирәк. Быел саламга да нык игътибар булырга тиеш. Район буенча аны 14000 тоннага якын әзерләү бурычы куелды. Ындыр табакларына кайткан бөртекләрне берничә кат чистартып, орлык өчен складларга салуны да икенче чиратка куярга ярамый. Белгечләр дә: "Ашлык коры, дымлылыгы тиешле таләпләргә туры килә",- диләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю