Чүпрәледә 467 кече һәм урта эшмәкрлек субъекты бар
Шәүкәт Алиуллов, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
-Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча әһәмият бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үзвакытында бизнес өчен ышанычлы гарантияләр булдыруы республикада бу төр эшчәнлекнең үсүенә китерде. 2015 ел финанс, икътисад өлкәсендә авыр ел булачак, дип фаразланса да, республикада эшмәкәрлекне яклау буенча дәүләт программалары да үз көчендә калды. Болар "Лизинг-грант", өстенлекле кредитлар, авыл хуҗалыгына төрле субсидияләр һәм башкалар.
Безнең районда да эшмәкәрлек субъектларының саны артып бара. Бүгенге көнгә, мәсәлән, районда 467 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар. Һәм "Лизинг-грант" программасы эшли башлаганнан бирле районның 86 эшмәкәре шушы программадан файдаланып, гомуми күләмдә 31 млн.580 мең сумлык төрле техника, теплица ясау, икмәк пешерү өчен төрле җиһазлар алдылар. Һәм алар бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп торалар.
Шундый эшмәкәрләрдән Нияз Дамаев белән Радик Низамов үз эшләрен моннан 6 ел элек башлап җибәргәннәр иде.
Рәшит Фәтхуллов
-Эш башлаганда республикакүләм бизнеска ярдәм итү программаларына таяндык, әлбәттә,-ди Радик Низамов.
-Кредитлар да алган идек. Шөкер, без күрсәтә торган хезмәткә халыкта ихтыяҗ бар. Тормыш яхшыра барып, һәр йортта автомашиналар саны да арта.
-Бернинди киртәләргә дә очрамадык, районның бу юнәлештә эшчәнлек алып баручы службалары да, аерым алганда Башкарма комитетның икътисад бүлеге, төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер торды,-дип сүзгә кушыла Нияз Дамаев та. Әйе, бүгенге көндә безнең районда шәхси кулланышта булган төрле маркадагы ун меңгә якын җиңел автомобиль исәпләнә.
Һәр машина хуҗасы үзенең "корыч ат"ын һәрчак төзек һәм теләсә нинди озын юлга чыгып китәргә әзер тотарга тели. Сер түгел, хәзер машина йөртүчеләрнең күпчелеге көпчәк алмаштырудан башка төзекләндерү эшенә "тыгылмый" да, тизрәк техник хезмәт күрсәтү станциясенә йөгерү ягын карый.
Шуңа да автослесарьлар Ильфат Хисамов һәм Владимир Павловның бер минут та эшсез торганнары юк икән.
Оешманың гамәлгә куелуы 6 кешене эш урыны белән тәэмин иткән. Бүгенге көндә монысы да бик мөһим. Шунда ук "автомойка" да эшли. Пычрак машиналарны "мунча кертүче" Виктор Шушков белән Рәмис Җәббаров эш белән тәэмин ителгән булуларыннан бик канәгать.
-Автослесарьлар штатын арттырмакчы булабыз әле. Оста куллы тагын бер - ике кеше алырга уйлыйбыз. Чөнки эш күләме зур, машиналарны үзвакытында төзекләндерергә кирәк,-ди Нияз Дамаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев