Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 2500 яшь үсенте агачлары утыртылды

26 апрель Татарстанда урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне барлык муниципаль берәмлекләрдә яшь агач үсентеләре, каен, чыршы, нарат, юкә, туя утыртылачак.

Чүпрәле районында яшелләндерү, агач утырту эшләре күптән башланды. Агач утыртасы урыннар чистартылды, карлар эри башлангы ук карт агачларны кисәргә керештеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов җитәкчелегендәге комиссия утырышында оешма, предприятие вәкилләренә агач утырту буенча төгәл участоклар бүленеп бирелде. Бу көннәрдә шушы участокларда һәркем яшь үсентеләрне утырту белән мәшгуль. Яшь агачларны карап тору, сулар сибү дә оешма, предприятие хезмәткәрләре җаваплылыгында.

Районны яшелләндерү эшчәнлеге авылларда да алып барыла. Авыл җирлеге, белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, укучылар да әлеге юнәлештә үз өлешләрен кертә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов:

-Агач утырту элек-электән изге гамәл саналган. Аннан соң, агачлар да бит кеше сыман гомерле, алар да картая. Артык олыгайган агачлар исә куркыныч та тудыра. Шуңа да районда быел күп кенә агачларны кисүне планлаштырдык. Алар урынына яңаларын утырту дәвам итәчәк. Тулаем алганда, район буенча Бөек Ватан сугышына киткән якташларыбыз санынча, ә ул 14 меңнән артык, үсенте утырту планлаштырыла. Бүгенге көндә 2500 юкә, туя үсентеләре утыртылды. Моннан тыш, район үзәгендә һәм Дачный поселогында яшь агач үсентеләре белән ямьләндерелгән аллея-парклар барлыкка киләчәк. Урманнар, парклар, аллеялар - безнең сулар һавабыз ул. Шуңа да төбәгебез экологиясенең сафлыгы, районыбызны тагын да ямьлерәк итү турында үзебез кайгыртырга тиешбез.

Чүпрәле районы табигатенә, белгәнебезчә, күбрәк дала мохиты хас. Чүпрәле урманчылык хуҗалыгы җитәкчесе Мөбинҗан Мәхмүтов әйтүенчә, бездә урманнар 3051 гектар мәйданны били.

Билгеле, агач утырту бер тапкыр гына башкарыла торган эш түгел, бу эш санитар икеайлык дәвамында һәм көзнең уңайлы чорында да алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 26 апрель урман көне