Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 2014 елның беренче нәни гражданины хөрмәтләнде

Агымдагы елның беренче нарасые районда көттереп кенә туды. Шулай да аның дөньяга аваз салуы әти-әнисенә искечә яңа ел көнгә бүләк буларак -13 январьга туры килде. Чүпрәленең ел башындагы беренче нәни гражданинин теркәү район ЗАГС бүлегендә, гадәт буенча, танатаналы шартларда үтә.

Зәңгәр биләүгә биләгән нәни Эдуард Уби авылында яшәүче яшәүче Татьяна һәм Тахир Сибагатуллиннар гаиләсендә икенче бала, беренче уллары Рафис, 9 яшендә.

Эдуард исеме-аралашырга яратучан, кешеләргә яраклаша белүчән, ачык күңелле, дигәнне аңлата.

-Эдуард исемен гаиләбез белән әтисенең исеменә дә яңгырашлы булсын дип сайладык. Әлегә бик елап аптыратмый, йоклый гына, -дип көлешәләр Сибгатуллиннар.

Сибагатуллиннарны котларга, дип район башлыгы Александр Шадриков та килгән иде.

-Улыгызның исән һәм бәхетле иң мөһме үзегезгә таяныч, районыбызның, илебезнең лаелы шәхесе булуын телим, диде ул һәм әтисе Тахирга нәни Эдуардның беренче рәсми кәгазен-туу турындагы таныклыгын һәм бүләк тапшырды.

-Оныгымның тууына чиксез шатмын. "Баланың баласы, балдан татлы", диләр. Аңа бар мәхәббәтебезне, тәрбиябезне бирәчәкбез, -ди тантанага килгән Эдуардның әбисе дә.

Елның беренче сабые хөрмәтенә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә, 2013 елда районда 188 бала дөньяга килгән, бу 2012 ел белән чагыштырганда азрак, 2012 елда 209 бала туган булган. Шул ук вакытта, 2013 елда 376 районыдышыбызны югалтканбыз, бу туучылар кадәр тагын бер тапкыр дигән сүз. 2014 елның беренче январь аеның бүгенге көненә исә, 11 бала туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 елның беренче баласы