Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә 2015 елда беренче туган балаларны хөрмәтләделәр

Традиция буенча Чүпрәле ЗАГС бүлегендә ел башында туган беренче баланы тантаналы шартларда теркәү узды. Әмма башка еллардан аермалы буларак быел ике сабыйны тәбрикләделәр.

Әти-әнисе, туганнарына олы шатлык булып дөньяга килгән нәни ир-баланы Дамир дип исемләгәннәр. Ул иске Яңа елга бүләк булып Елена һәм Марсель Хөсәеновлар гаиләсендә аваз сала.

Дамир-Даламир славаян исеменнән килеп чыккан, ике өлештән тора: "иминлек" "бирә" дигән мәгънәне аңлата, олы, бөек дигән сүзләр.

-Дамир исеме безгә бик ошады, мәгънәле дә. Әлегә улыбыз йоклый да йоклый, бик тыныч,-диләр Хөсәеновлар.

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Екатерина и Сергей Аръяховлар гаиләсендә кыз бала бала туа. Ульяновск шәһәрендә 8 январьда дөньяга килгән нәни кызчыкка Ариана дигән исем кушалар Аръяховлар. Баланы теркәү буенча Хөсәеновлардан алар өлгеррәк булып чыгалар, ЗАГС бүлегенә беренче киләләр.

Ариана исеме-грек-латин теленнән килеп чыккан һәм ул горур, сөйкемле, тормышны яратучан, мәртәбәле дигәнне аңлата. Ариананың олы абыйсы да бар, аңа инде 6 яшь.

Тантаналы чарада нәни сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы Александр Шадриков котлады.

-Гаиләдә бала туу олы шатлык. Балаларыгыз исән- имин үсеннәр, сезгә киләчәктә бары тик шатлык китерсеннәр, уңышлары белән сөендерсеннәр. Районыбызның данлыклы шәхесләре булып ирешүләрен теләп калам,-диде Александр Шадриков һәм әти-әниләренә балаларның туу турындагы теркәү таныклыгы белән бүләкләр дә тапшырды.

Район ЗАГс бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә. 2014 елда районда 177 бала туган, бу 2013 ел белән чагыштырганда азрак, ул елны 188 туган булган. Үткән ел 402 райондашыбызны югалтканбыз, 2013 елда әлеге сан 376 булган. Кызганычка каршы, районда демографик торыш шундый. Январь аенда бүгенге көнгә 8 бала туган, район халкының 33е вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС бүлеге беренче туган балалар