Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчетенең нигез ташы куелды

Районыбыз тарихы олы вакыйга кичерә. 2014 елның 16 октябрендә Иске Чүпрәле авылы Тукай урамында "Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды. Бу районда 27нче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак.

Нигез ташын салуда район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Татарстан мөфтие ярдәмчесе Фирдүс хәзрәт Галиуллин катнашты. Яңа Аллаһ йорты салыначак урынга мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов белән бергә мәчет картлары, район халкы җыелды.

Мәчетле авыл - нурлы авыл диләр. Хәер, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында бүгенге көндә ике мәчет эшләп килсә дә, Чүпрәле районында үзәк мәчет кирәклеге турында мөселман-кардәшләребез берничә еллардан бирле сүз кузгатып киләләр. Ниһаять,быел Аллаһының ярдәме белән әлеге изге эш башланып китте.

Үзәк мәчетнең Чүпрәлегә килеп кергән урында төзелүе дә үзенә бер күркәмлелек өсти. Әлеге юл буенча китеп, икенче якта проваславие динендәгеләр өчен чиркәү төзелешенең алып барылуы да районыбызда татарлар һәм чуваш милләте вәкилләренең дус-тату яшәвен янә бер кат искәртеп торачак.

Чара Изге Коръәннән сүрәләр уку белән башланып китте. Аны Ринат Аймәт улы Хәйретдинов башкарды.

-Бүген без үзалдыбызда зур бурыч куябыз. Шулай да, Чүпрәледә көчле һәм тырыш кешеләр яшәвенә иманым камил һәм әлеге Аллаһ йортын төзеп чыгарбыз, дип ышанам,-диде район башлыгы Александр Шадриков тантананы ачып.

Татарстан мөфтие ярдәмчесе Фирдүс хәзрәт Галиуллин: "Бүген республикада 1500дән артык гыйбадатханә эшләп килә. Мәчетле авылларыбыз ел саен арта бара. Татарларда "Башланган эш, беткән эш" дип әйтәләр. Изге эштә Аллаһ сезгә ярдәмче булсын,"дип изге теләкләрен ирештерде. Ул югары Ислам университетында теләге булганнарны укырга чакырды. Уку йортын тәмамлап авылларга кайтып эшләүче шәкертләр өчен республикада грант программалары эшләвен әйтеп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да чүпрәлеләрне тарихи вакыйга белән котлап, изге эшнең хәерле булуын теләде һәм хәйрия ярдәмен әрҗәгә салды.

Яңа мәчетнең төзелеш эшенә районыбызда, читтә яшәүче күп кенә якташларыбыз, иганәчеләр ярдәм итәргә теләк белдергән. Чебоксар шәһрендәге "Тус" оешмасының генераль директоры Николай Угаслов мәчет өчен төзелеш материалларын кайтарырга вәгъдә иткән. Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз, иганәче Җәмил Хәйруллин исә, тантанага үзе дә кайткан иде. Моннан берничә ел элек яңа мәчет төзү эшләрен, проектлар төзү өчен җыелган матди ярдәмнәр дә әлеге изгеэшкә кушылган.

Районыбыз аксакалларының бердәм тәкбир әйтү тавышы астында "Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчетенең нигез ташы куелды. Могҗиза юк, димә догалар укыганда яңгыр сибәләп торса, мәчет ташын урнаштыра башлаганда ялтырап кояш чыкты. Гүя, "Башлаган эшегез-күркәм гамәл", дип үзенең нурлары аша Ходай Тәгалә хәер-фатихасын ирештерде.

"Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчете төзелешенә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:

ИНН 1617001782

КПП 161701001

БИК 049205603

Сч. №: 40703810862250006302

Сч. №: 30101810600000000603

Получатель: Мусульманская религиозная организация-Мухтасибат дрожжановского района Духовного управления мусульман РТ

Банк получателя: Отделение №8610 Сбербанка России г.Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәчет