Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле юлчылары кышкыга әзерләнә

"Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалында кышкы сезонга керер алдыннан зур хәстәрлек эшләре күрелә. Махсус комиссия тарафыннан һәр техниканың төзеклеге тикшерелә, автотранспортчылар белән өстәмә инструктажлар үткәрелә.

Алдан ук шуны әйтик, әлеге оешмада уңган- булган хезмәткәрләр эшли дисәк, һич тә ялгыш булмас иде. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки җәй айларында аларның һәр кайсы тынгысыз хезмәттә чыныгу алган, оешма алдына куелган бурычларны үтәү өчен вакыт белән исәпләшмичә бөтен барлыгын юл төзү эшенә биргән кешеләр. Елның һәр фасылы алар өчен имтихан. Тиздән, бик тиздән аларны тагын зур сынау көтә, монысы да бик җаваплы- кышның күз ачкысыз теләсә нинди салкын бураннарына да карамастан юлларны тиешле тәртиптә тоту. Баш инженер Айрат Сәнатуллин белән машина- трактор паркында очраштык. Автотранспортчылар янында көндәлек проблемаларны хәл итеп йөрүе иде. "Кышка без әзер, менә 22 берәмлек техника сафка бастырылды. Беренче сигнал булу белән эшкә керешәчәкбез,- ди Айрат Альбертович. Ходайга шөкер, районда шундый көчле оешма булу барәбәренә юлларыбыз һәрчак чиста, теләсә кайсы вакытта теләгән шәһәреңә чык та кит. Чүпрәле юлчылары 212 чакрымнан артык республика әһәмиятендәге территориаль юлларга хезмәт күрсәтә. Моңарчы бер генә кышта да юллар белән проблема булмады диярлек. Быелгы әзерлек тә биш баллга лаек.

Юллардагы эш график нигезендә ике сменада оештырылган. Тәүлек әйләнәсе машиналар дежурда тора. Алар берьюлы берничә эш башкара алалар: юлны чистарталар, тозлы ком сибәләр, юл читендәге карны этәләр. Иң мөһиме, барлык юлчылар тәҗрибәле хезмәткәрләр, үз вазыйфаларын, технологик таләпләрне төгәл үтәп тиешле срокларда башкаралар. Техникага ягулык салудан башлап эшчеләрне тукландыруга кадәр барлык эш дөрес оештырылган.- Быел, асфальт- бетон заводы территориясендә ун миллион сумлык 18х 56 размерында ангар ясалды. Анда алты мең тоннадан артык тозлы ком катнашмасын урнаштырырга була. Элек аны ачык һавада саклый идек. Бөтен техникабыз җылы гаражда тора, кыш суыкларында анысы да бик мөһим,- ди баш инженер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлчылар