Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле укучылары рус теленнән сынау имтиханы тапшыра

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыра.

Әлеге имтихан укучыларны БДИга сыйфатлы әзерләү максатыннан Федераль тест үткәрү үзәге материаллары буенча бушлай үткәрелә.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнары 107 имтихан уздыру пунктында оештырылган. Алга таба төп имтиханнар да биредә узачак.

Сынау имтиханнары вакытында укучыларга бланкларны тутыру кагыйдәләре белән танышу, укыган фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү мөмкинлеге булачак.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 11 сыйныфлар 15 кабинетка урнаштырылган. Барлыгы 216 укучы имтихан тапшыра.

Илдар Гатауллин, Шланга урта мәктәбе:

-Математика фәненнән узган көннәрдә яздык. Барысы да әйбәт кебек узды, нәтиҗәләр ничек күрсәтер. Рус теленнән дә әйбәт язарбыз дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рус теленнән сынау имтиханы