Чүпрәле турында яңа китап чыгачак
"Татмедиа" филиалы "Туган як" газетасы редакциясендә район башлыгы Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, социологик фәннәр докторы Флюра Илдарханова җитәкчелегендәге делегация белән очрашу-аралашу булды.
Казан шәһәреннән кунакларның редакциягә килүе тикмәгә түгел. Тиздән Чүпрәле турында яңа китап дөнья күрәчәк. Әлеге китап район башлыгы Александр Шадриков соавторлыгында, катнашында, нәшер ителәчәк. Китапка материаллар туплау, басма эшләрен исә Флюра ханым Илдарханова җитәкли.
Китапта төрле язмалар, социологик тикшеренүләр, районның соңгы еллардагы казанышлары, инновацион үсеше урын алачак. Билгеле, районда бердәнбер мәгълүмат чарасы булган, Чүпрәле елъязмасын туплаучы "Туган як" редакциясе дә, һәрвакыттагыча, мондый эштән читтә кала алмый. Бу урында китапка тормыш бирүчеләргә рәхмәтебезне дә белдерәсебез килә. Әлегә кадәр район хакында язылган китаплардан аермалы буларак, монда материалларны әзерләшүдә редакциянең катнашы барлыгы ачык күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев