Чүпрәледә иң алдынгы сыер савучы шифаханәгә барачак
Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең февраль һәм елның үткән ике аендагы хезмәт күрсәткечләре билгеле булды.
Сыерлардан сөт саву, бозау алу, ит җитештерү, сөт көтүен яңартуны анализлаганнан соң үз эшләренә иң җаваплы караган хезмәткәрләрнең исемнәре аталды. Бу уңайдан "Цильна" хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы ял йортына юллама белән бүләкләнде. Шул ук хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Раимов, "Чүпрәле-Ак Барс" агрофирмасының Каракитә филиалы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Рәшит Измайлов: Яңа Чокалы филиалы ветеринария табибы Марат Хисаметдинов: Зур Аксу филиалы технологы Валерий Шакин февраль аендагы әш нәтиҗәләре буенча акчалата премияләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев