Чүпрәле терлекчеләренең еллык эшенә йомгак ясалды
Районда үткән еллар белән чагыштырганда сыерларның баш саны саклап калынды, сөт-ит җитештерү күләме дә шул ук дәрәҗәдә калды.
Район башлыгы Александр Шадриков исә бу тармактагы белгечләр, җитәкчеләр алдына безгә тасвирланган икътисад кирәкми, реаль күрсәткечләр булырга тиеш, дигән бурычлар куя. Моннан чыгып, терлекчелектә ирешелгәннәрне анализласак, сөт җитештерү күләмен үткән еллар белән чагыштырганда, арткан дисәк тә була.
Шулай ук җитәкчелек терлекчелек белгечләренең хезмәтен стимуллаштыру максатыннан аларга акчалата премияләр, шифаханәләргә юлламалар бирүне дә гамәлгә кертте. 12 айлык эш күрсәткечләре буенча бу юлысы "Шәйморза"дан Тәльгат Аскаров, технолог: "Ак Барс" агрофирмасының яңа Элмәле филиалыннан Елена Андреева, зоотехник: шул ук агрофирманың Матак филиалыннан Светлана Фадеева, ветеринария табибы: "Березка" җәмгыятенең "Центральное" филиалыннан Лариса Осипова, ферма мөдире бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев