Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле терлекчеләре Кама Тамагына барып тәҗрибә уртаклашты

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы Кама Тамагы муниципаль районында Иделаръягы зонасы районнарының агро идарә начальниклары һәм терлекчелек белгечләре катнашында семинар- киңәшмә үткәрде.

Әлеге чараның көн тәртибенә быелның тугыз аендагы терлекчеләр эшенә йомгак ясау һәм алдагы кышлату чорына бурычлар билгеләү мәсьәләсе куелды. Семинарга авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы, ТР министрлар кабинетының ветеринария буенча Баш идарәсе һәм терлекчелектәге нәсел эше буенча белгечләр чакырылган иде. Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үзенең чыгышында маллардан продукция җитештерүнең нәтижәлелеген күтәрү, аларның баш санын киметүгә юл куймау һәм көтүне яңарту проблемаларына тукталды. Аннан соң ул Иделаръягы хуҗалыкларының терлекчелек тармагындагы уңай һәм тискәре моментларга тукталды, аларны конкрет саннар белән анализлады. Терлекчелектәге эшләрне нигездән яхшырту өчен иң элек технологик дисциплинаны төгәл үтәргә чакырды. Фермалардагы эшләрне тиешенчә оештырмаган, ит һәм сөт җитештерүне киметүгә юл куйган районнарның баш белгечләренә йөз кызартырга да туры килде. Киңәшмәдә министрлык һәм холдинг компанияләре хезмәткәрләре терлекчелек тармагын үстерү, заманча технологияләр куллану, малларның сәламәтлекләрен тәэмин итү һәм продукция җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешү турында файдалы фикерләр әйттеләр. Азык өстәмәләренең фәнни- тикшеренү үзәге генераль директоры Алексей Якимов чыгышыннан мәгълүм булганча, әлеге үзәк белән хезмәттәшлек иткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Семинарның икенче- практик өлеше 800 баш савым сыерга исәпләнгән "Сюкеево" сөтчелек комплексы базасында үтте. Монда кунаклар сыерларны асрау һәм ашату технологиясе, яшь үрчемне салкында үстерү алымы белән таныштылар. Шунысы да куанычлы, җаваплылыгы чикләнгән "СХП "Кама Тамагы" җәмгыятен якташыбыз Рамил Каюмов җитәкли. Әлеге хуҗалыкка караган сөтчелек комплексы республикада да бармак белән генә санарлык. "Заманча фермалар менә шундый булырга тиеш",- диделәр семинарны оештыручылар. Мондагы чисталыкны, терлекчеләрнең эш уңайлыкларын, малларның көрлелеген, һәр бинадагы заманча жиһазларның төгәл эшләвен зур кызыксыну белән күзәттек. Әлбәттә, монда фидакарь хезмәт куючы кадрларның да тырышлыгы игътибарга лаек.Татарстан җирлегендә дә бик матур эшләүче коллективлар булганда алдынгы тәҗрибә артыннан чит илләргә барасы да юк. Кама Тамагына барып мин шуңа инандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек тармагы