Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне уңаеннан тармаклы технологияләр техникумында бик матур очрашу булып үтте. Ул көнне биредә гомерләрен укыту чы һөнәренә багышлаган һәм лаеклы ялга чыккан өлкәннәр килде. Элеккеге укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең шушы техникум стеналары артында үткән хезмәт юллары, укучылары турын да сөйләделәр. Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне уңаеннан уку йорты директоры Рамил...

-Бу көнне һәр ветеранга, өлкән кешегә игътибарлы булырга тиешбез. Картлар турында кайгырту безнең бурычыбыз,-диде ул. Сез район, училище өчен күп нәрсә эшләдегез. Тырышып хезмәт иттегез. Сез безнең өчен үрнәк һәм горурлыгыбыз. Сез хәзер дә безнең якын ярдәмчеләребез, зирәк остазларыбыз. Бәхетле, озак яшәгез. Күп кенә ветераннар хәзер дә актив тормыш рәвеше алып баралар. Җәмәгать оешмаларында эшлиләр, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Без аларның күбесен бүгенге сәхнәдә дә күрербез. Нык сәламәтлек, иминлек телим сезгә,- диде Рамил Рәфикович.

Чыннан да ул көнне очрашуга ветераннарның район советы каршында эшләп килүче хор да килгән иде. Ветераннар башлыгы Фиркать Җәлалов районда өлкәннәр декадасының барышы һәм нинди чаралар узуы белән таныштырды, әлеге уку йорты ветераннарының район үсеше өчен лаеклы кадрлар әзерләвен ассызыклады. "Сер түгел, һәр ата- ана үз баласын белемле, итагатьле һәм җәмгыятькә файдалы кеше булып үсүен тели. Әлбәттә инде, моның өчен Казан ВУЗларын сайлыйлар, бик күп чыгымнар тоталар. Хәзер инде "Техникум" статусын алган уку йортыбыз да бар. Иң мөһиме, анда район өчен кирәк булган белгечлекләр буенча һөнәр ияләре әзерлиләр.

Ә биредә утырган укытучыларның, тәрбиячеләрнең игелекле хезмәтләре аерым мактауга лаек,- ди Фиркать Сабирович. Әйе, кадер-хөрмәткә лаек безнең өлкәннәребез. Алар - данлы гомер юлы узган кешеләр, авылда гына түгел, тирә-якта да хезмәтләре, шәхси тормышлары белән абруй казанган апалар, абыйлар. Залдагы концерт ахырына якынлашкач, барлык өлкәннәрне чәй өстәле артына ашханәгә чакырдылар. -Ашханәдә әзерләгән ризыклардан телләрне йота яздык. Үткәннәрне искә алдык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Безне хөрмәт итеп, шушындый күңелле очрашу уздырган җитәкчелеккә, оештыручыларга зур рәхмәт-, ди Хатирә Хәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәрне хөрмәтләү