Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле табиблары фатирлы булдылар

Район үзәк хастаханәсендә эшләүче өч табиб фатирлы булдылар. Фатирлары да янәшәдә генә: район үзәк хастаханәсе янында төзелгән яңа йортта. Яңа өй ачкычларын Лиана Мусина, Лиана Чернова һәм Надежда Матвеевага тантаналы шартларда район башлыгы Александр Шадриков тапшырды.

-8 сыйныфтан ук табиб булу теләге күңелемне биләде. Ниһаять, тырышлыгым, үҗәтлегем бәрабәренә хыялым тормышка ашты. Мин бүген табиб-терапевт. Ульяновск шәһәрендә укып, Казанда интернатура үттем. Инде менә шатлык өстенә шатлык дигәндәй район җитәкчелеге кулыннан яңа фатир ачкычлары да алырга язган,-дип рәхмәтләрен белдерә агымдагы елда район үзәк хастаханәсенә эшкә кайткан Мунчәли авылы кызы Лиана Мусина.

Табиб-фтизиатр Лиана Чернова Матак авылыннан. Ул Чебоксарда белем алган, шулай ук районга кайтып эшләү теләге булган.

-Коллектив бик әйбәт. Баш табиб Ильмас Шиһабетдинов һәрвакыт эшебез белән кызыксына, киңәшләрен бирә, мин бик шатмын,-ди ул.

Район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә эшләүче табиб-педиатр Надежда Матвеева биредә 2012 елдан бирле хезмәт куя. Язмышның кызыклы борылышлары күп. Аның әнисе Чүпрәле районыннан, гаиләләре белән Чебоксарга китеп урнашкан булганнар, Надежда аннан медицина белгечлеге алып, Чүпрәлегә эшкә кайта.

-Бүген әни Чебоксарда, ә мин менә гаиләм белән Чүпрәледә яшим. Эшләве бик җиңел, коллектив белән үзара аңлашып эшлибез һәм менә көтелмәгән шатлык: яңа фатирлы да булдык, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт,-ди табиб-терапевт Надежда Матвеева.

Район башлыгы Александр Шадриков яшь табибларны яңа нигез белән котлап, шатлык, бәхет белән яшәүләрен теләде.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов:

-Соңгы өч елда районда алты табиб фатирлы булды. Табибларга,аеруча яңа эшкә кайтканнарына шундый игътибар булуы бик тә куанычлы. Биредә район җитәкчелегенең тырышлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Яшь белгечләрне районга кайтарыр өчен башлап, аларның торак шартларын кайгыртырга кирәк. Җитәкчелек тарафыннан шундый ярдәм белән район үзәк хастаханәсенә соңгы елларда бик күп медицина хезмәткәрләрен тарта алдык. Элек табиблар җитми дигән булсак, бүген мондый проблемабыз юк. Барлык яшь табибларыбыз да район халкының сәламәтлеген кайгыртуда үзләреннән лаеклы өлеш кертеп, хезмәт итәләр.

Ачкычларга ия булган бәхетле табиблар тантанадан соң,яңа фатирларын карап чыктылар һәм якын арада ук күченү турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар фатир