Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле сыер савучылары 5000 кг чиген уздылар

Шушы көннәрдә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында семинар- киңәшмә узды. Анда агро идарәнең җаваплы хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча баш белгечләр, урта звено кадрлары чакырылган иде.

Семинарны район башлыгы Александр Шадриков җитәкләде. Башта алар әлеге филиалның 160 баш сыер асрала торган товарлыклы- сөтчелек фермаларында булдылар, көтүне тулыландыру буенча технологның эше белән таныштылар, сөт блогын карадыллар. Филиал директоры Рафаил Алимовның әйтүенә караганда, малларны уңышлы кышлату өчен тулы мөмкинлекләр бар. Азыкның сыйфаты яхшы һәм ул ике еллык запас белән тупланган. Бүген биредә тәүлек саен һәр сыердан уртача ун килограмм сөт савыла. Сыерларны таналар хисабына яңарту эше җайга салынган. Аннан соң семинарда катнашучылар техника ремонтлауның барышын да карадылар. Мастерскойда булдылар, механизаторларның эш шартлары белән таныштылар. Семинарның икенче өлеше Зур Аксу авылы мәдәният йортында дәвам итте, анда еллык эшкә йомгак ясалды. Алдынгыларга РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының Дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/7973-droghghanovskie-ghivotnovodi-perechagnyli-rybegh-5000-kg-ydoy-s-odnoy-korovi.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыер савучылар ярышы терлекчелек