Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районында икътисадый совет төзелде

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы каршында икъсадый совет төзелде. Шушы көннәрдә аның беренче утырышы булды.

Икътисадый совет составына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, икътисад бүлеге башлыгы; банклар вәкилләре, районның статистика хезмәткәрләре, салым органнары, мәгариф бүлеге, эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары шурасы җитәкчеләре кертелде. Икътисадый советның рәисе -район башлыгы Александр Шадриков.

Беренче утырышта районның социаль-икътисадый күрсәткечләренә анализ ясалды. Татарстан Республикасындагы барлык 45 районның да үсеш, яшәеш һәм эшчәнлекләре 17 төрле күрсәткеч белән бәяләнә. Даими яшәүче халыкның уртача еллык саны, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының саны, җирле бюджетларың салым һәм салымсыз кереме, айлык уртача хезмәт хакының үсүе, җирле үзидарә органнары эшчәлегенең нәтиҗәлелеге һәм тагын төрле күрсәткечләр. Анализдан күренгәнчә, Чүпрәле районында исә 2013 елда берничә төр күрсәткеч үтәлмичә калган. Моңа игътибар юнәлтеп Александр Шадриков:

Реклама

- Күрсәткечләр нинди генә булса да, бу саннар артында халыкның райондагы тормыш хәле чагыла. Шуңа күрә барлык җитәкчеләрнең дә үз эшләренә карата булган мөнәсәбәтләрен яңабаштан барлап чыгарга чакырам. Әгәр дә без республиканың барлык районнары арасында да торакны файдалануга тапшыру буеннча соңгы урыннарда торабыз икән, димәк авылларда яшь гаиләләр азайганнан азая бара. Аларның азлыгы эш урыннарының җитешмәвенә бәйле. Эш урыннары булган җирләрдә хезмәткә түләү тиешенчә куелмаган. Һәм боларның барысы да бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Карашны үзгәртү таләп ителә, һәм һәр төр эшчәнлекне районның үсешенә, алга китешенә юнәлтергә кирәк,-диде.Икътисадый совет үзенең икенче утырышында салымнарны, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга кертемнәрен түләмәүчеләрне һәм пенсия фондына даими рәвештә түләп бармаучыларның эшчәнлекләрен караячагын белдерде. Бер атнадан соң булачак утырышында совет район кулланучылар һәм "Чүпрәле-Азык" җәмгыятьләре җитәкчеләренең хисабын тыңлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев