Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы территориясе-төзелеш мәйданын хәтерләтә

Шушы көннәрдә район башлыгы Александр Шадриков төзүчеләр белән очрашты. Төзүчеләрнең беренче төркеме-суүткәргеч салучылар иде. Хәбәр биреп баруларыбыздан инде беләсездер, быел да су торбалары сузып, районның бөтен авылына су кертү программасы дәвам иттерелә.

Ике елда гына да әлеге максатка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге нигезендә, бюджеттан 230 млн. Сумга якын акча бирелде. Ниһаять "сусыз Чүпрәле" дигән проблеманың көн үзәгеннән төшеп калачагына өмет уянды, -ди район башлыгы.

Чүпрәлене су белән тәэмин итү эшләрен "Алтаир" һәм "Татводинвест" җәмгыятьләре башкара. Алар район башлыгына эш барышында әлегә проблемалар килеп чыкканлыгы юклыгы/ авыл җирлекләре һәм чәчүлек җирлекләр хуҗалары белән килешеп эшләүләре турында белдерделәр.

Икенче, төзүчеләр белән киңәшмә вакытында гаҗәпкә калдырганы-район күләмендә башкарыла торган эшләрнең күплеге булды. Чүпрәле районы территориясе-төзелеш мәйданына әйләнгән. Мәктәпләр, мәдәният йортларында ремонтлар үткәрелә, яңа биналар сафка баса, парклар төзекләндерелә, аллеялар яңартыла. Һәм боларның барысын да үз вакытына төгәлләү дә кирәк. Һәм шушы эш графигына төзәтмәләр кертте дә инде район башлыгы. Ташбакалар кебек кыймылдамаска, көннәр аяз торганда максималь күләмдә эш башкарырга чакырды.

Суүткәргеч һәм башка төзелешләр турында репортаңларны газетабызның алдагы саннарында бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәледә төзелешләр дәвам итә