Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы медицинасында коррупция бармы?

Шушы көнәрдә район үзәге хастаханәсе коллективының зур җыелышы булып үтте. Анда коррупция төрендәге җинаятьне кисәтүгә багышланган тема буенча район прокуроры Илдар Маликов һәм район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Евгений Быков чыгыш ясадылар.

-Бүгенге җыелышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр бик мөһим һәм үтә дә актуаль. Безнең алда коррупциягә бәйле хокук бозулар һәм аларның килеп чыгуына юл куймау бурычлары тора,- диде җыелышны ачып баш табиб Илмас Шиһабетдинов. Чыннан да, социологик сораштырулар үткәргәннән соң, республикада яшәүчеләр коррупция буенча икенче урынны медицина хезмәткәрләренә бирә. Беренче урынны автоинспекторлар били. Илмас Илаловичның әйтүенә караганда, район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина хезмәте күрсәткән өчен акча таләп итү яисә коррупциянең башка төрле формаларына юлыгу очраклары булганда кичекмәстән баш табибка мөрәҗәгать итү сорала. Хастаханәдә дәваланучылардан медицина ярдәме күрсәтү, табибларның һәм шәфкать туташларының этика һәм деонтология таләпләрен ничек үтәүләрен ачыклау максатыннан анкеталар тутырту практикага кертелгән. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә махсус оештырылган эшче комиссия дә негатив күренешләргә каршы җитди эш алып бара. - Шушы көннәрдә сәламәтлек саклау учреждениесенең төп бинасында "Ышаныч тартмасы" да урын алачак икән. Анда медицина хезмәткәрләренә карата әйтер сүзеңне язып салырга мөмкин булачак. Район прокуроры Илдар Маликов һәм район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Евгений Быковның да чыгышлары игътибар белән тыңланды. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә районда коррупциягә каршы юнәлдерелгән һәм вазифаи затларның үз эш урыннарын усал нияттән файдаланулары турындагы хәбәрләрне җиткерү өчен түбәндәге телефоннар эшли: 2- 20-17, 2- 27 50, 2-20- 42, 2- 28- 91, 2- 20- 45, 2- 23- 50 һәм 2- 23- 51.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы