Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чүпрәле районы: коррупциягә караш” мәктәп укучылары арасындагы бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

Җәмгыятьтә шактый таралыш алган коррупция очраклары белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да яхшы таныш. Аларның "проблемаларны акча ярдәмендә хәл итү"гә карата фикерләре тискәре- алар киләчәктә гадел тормыш алып барырга тели.

Моның шулай булуы 24 декабрь көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткән "Чүпрәле районы: коррупциягә караш" исемле бәйгегә йомгак ясау чарасында да ачык чагылыш тапты.

Әлеге бәйге район мәктәпләре укучылары арасында "Коррупциягә каршы иң яхшы инша" һәм "Коррупциягә каршы иң яхшы рәсем" номинацияләре буенча ноябрь аенда ук игълан ителгән иде инде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы рәсем" номинациясендә 1-4 сыйныф укучылары арасында Юлия Чернеева (Хорновар-Шигали урта мәктәбе)-1, Ләйлә Бахтиева һәм Ранис Садеев (Татар Бизнәсе)-2, Илсаф Мифтахетдинов (Иске Кәкерле) -3, 5-9 сыйныф укучылары арасында Элина Тимошкина (Алешкин-Саплык)-1, Юлиана Мусаткина (2 номерлы Иске Чүпрәле)-2, Мария Ефимова (Яңа Уби) 3 урыннарга лаек дип табылдылар.

"Иң яхшы инша" номинациясендә Дина Юсупова (1 номерлы Иске Чүпрәле)-1, Регина Никифорова (Зур Аксу)-2, Кристина Портнова (Городище) 3 урыннарны яуладылар.

Призерлар һәм аларны муниципаль бәйгегә әзерләгән укытучы-җитәкчеләре Мактау Грамоталары белән һәм акчалата бүләкләнделәр. Коррупциягә каршы нәтиҗәле эшчәнлек алып барган 1 номерлы Иске Чүпрәле, Шланга, Зур Аксу, Хорновар-Шигали, Зур Чынлы урта мәктәпләре коллективлары да мактау грамоталарына лаек булдылар.

-Коррупциягә каршы көрәш- ул безнең һәммәбезнең уртак бурычы. Бу бәйгене үткәрү юкка түгел. Хәзерге вакытта Татарстан хакимияте коррупциягә каршы актив көрәш алып бара. Алга китеш тә бар. Шулай булуга да карамастан, бу мәсьәләне җәмгыять ярдәменнән башка хәл итеп булмаячак. Ришвәтчелек белән көрәштә безгә сезнең ярдәм бик кирәк, - дип мөрәҗәгать итте бәйгедә җиңүчеләргә район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Евгений Быков һәм призерларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чүпрәле районы: коррупциягә караш”