Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы кырларында эш тәмамланды

Районда шикәр чөгендерен казытып алу нигездә төгәлләнде. Бүгенге көндә чимал шикәр заводларына ташыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 октябрьга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 53559 тонна татлы тамыр кагатларга салынган һәм кабул итү пунктларына озатыла. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 331,4 центнерны тәшкил итә.

"Цильна" җәмгыятендә шикәр чөгендерен казытып алу һәм кабул итү пунктларына озату эшләре төгәлләнгән. Биредә 26600 тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктларына озатылган. Һәр гектардан уртача 472,7 центнер уңыш чыккан. Җәмгыятьтә эш комплекслы итеп оештырылган, шикәр чөгендереннән бушаган басулар туңга сөреп тә калдырылган.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында да бүгенге көндә 660 гектар мәйдандагы татлы тамыр казытып алынган, кагатларга 14520 тонна чимал салынган һәм көн саен кабул итү пунктларына озатылып тора. Һәр гектардан уртача уңыш 220 центнер.

-Көннәр кинәт суытып җибәрде, урамда кыш дисәк тә ялгыш булмас. Шуңа да көннәр тагын да суытып җибәреп, кырга керә алмаслык кар-бураннар тотынганчы, шикәр чөгендерен кабул итү пунктларына озату эшләрен төгәлләү таләп ителә,-диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Кыр эшләре тәмамланды, дияргә була. Шуңа да хәзер бөтен көчне малларны уңышлы кышлатуга юнәлдерергә кирәк. Терлекчелек тармагы, аеруча сөт җитештерү җәмгыятьләрнең һәм хуҗалыкларның төп табыш чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшләре