Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы башлыгының Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

Бу бәйрәм - илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисадый вәзгыять символы.

Республикабыз Конституциясе кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда Конституциянең роле бәяләп бетергесез.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, эш көннәрегез тыныч булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.

Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Конституциясе көне