Чүпрәле районы 85 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә
Чүпрәле 85 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Район үзәгендә әлеге уңайдан күпкырлы эшләр алып барыла, парклар яңартыла.
Үзәк урам Казандагы Бауман урамын хәтерләтәчәк. Район мәдәният йорты каршында Мактау Тактасы каршысында фонтан урын алачак. Ленин һәйкәле дә үз урынын алмаштырачак.
Үзәк паркка исә геройларыбызның бюстлары куелачак. Бер сүз белән әйткәндә, Чүпрәле районы кунаклар каршы алуга ныклап әзерләнә, район үзәге дә яңа төсмерләр ала.
Районның 85 еллык юбилеен билгеләп үтү датасы 2015 елның 22 августына билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев