Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы 43тән 34 урынга күтәрелде

2013 ел төгәлләнгәндә Чүпрәле районы Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы чыгарган социаль үсеш рейтингы буенча 43нче урында иде. Соңгы айлардагы мондый күрсәткечләргә караганда, район 34нче урынга күтәрелгән.

- Әмма бу да тынычланырга дигән сүз түгел әле, районның үсәргә мөмкинлеге дә бар, эшләнеп торса да, кәгазьгә төшермәгәннәребез дә бик күп, -диде район башлыгы Александр Шадриков, икътисад советы утырышы барышында.

Беренче кварталда, мәсәлән, районда 438 млн. сумлык товар җитештерелгән. Бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 54 процентка артык. Әмма саннар югары булса да, аны тагын да үстерү мөмкинлеге барлыгын әйтте Дәүләт статистикасының Чүпрәле районындагы бүлеген әйдәп баручы белгеч-эксперты Фидания Низаева. (Икътисад советы да нәкъ менә шул яшерен потенциалларны табарга, һәм үсеш күрсәткечләрен югары итү өчен тәкъдимнәр кертүне күздә тотып оештырылган иде). Фидания Низаева белдерүенчә, районда Борындык элеваторы, "Туган як" газетасы редакциясе һәм "Березка" җәмгыятенең генә товар җитештерүчеләр буларак, күрсәткечләре алына. Белгеч-эксперт бу рейтингка башка җәмгыятьләрне дә кертергә кирәк дигән тәкъдим ясады.

Рейтингны билгеләүче тагын да бер күрсәткеч-районда эшсезләр саны да кимегән. Билгеле инде, авыл хуҗалыгы районында яз-җәй айларында эшсезләр табылмас. Ләкин шул ук вакытта, бу уңайдан, эшмәкәрләр эшкә сәләтле контингентның ялкаулана баруы, эшкә чакырсаң да килмәүләре турында да әйтәләр. "Эшләргә кеше табып булмый,-дип зарланды якын көннәрдә генә бер эшмәкәр. -Әллә Мәскәүдәге эш хакы кирәкме, әллә башка сәбәпләре бармы, әмма 12-15 меңлек айлык хезмәт хакына эшкә килүче юк",-дип, аптыраган ул.

Төзелгән торак йортларны исәпкә алу буенча да проблемалар бар. Яшәгән кеше өен киңәйтмичә, яңасын төземичә тормый. Әмма ул аны рәсмиләштерергә, өстәлгән квадрат метрларны күрсәтергә ашыкмый. Шуннан чыгып та район койрыкта сөйрәлергә мәҗбүр. Боларны һәм тагы да башка күрсәткечләрне уңай якка төзәтү өчен эш алып бару кирәклеге күтәрелде утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад