Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриков яшьләр белән очрашты

Чүпрәленең "Акчарлак" йөзү бассейнында бәйрәм көннәрендә тагын бер әһәмиятле вакыйга булды. Монда район башлыгы Александр Шадриков студент яшьләр белән очрашты.

Гомумән, Александр Шадриков район яшьләре белән нык элемтәдә тора. Бу юлысы да ул аларга районда барган үзгәрешләр, инвестицион проектлар, төзелешләр турында сойләде. Шул ук вакытта районга белемле, яшь белгечләрнең кирәклеген дә сөйләде. Районның имиджын үзгәртү өчен яшьләрнең аңына, көченә таянуга өметләнүен яшермәде.

-Кече ватаныбызның йөзен матурлау, аның данын еракларга тарату бүген сездән һәм бездән тора. Инвесторларның иң беренче таләбе-белемле эшче көчләр. Сүз дә юк, безнең районның иң зур байлыгы- аның кешеләре һәм менә сез, яшьләр. Бердәм булганда, киңәшләшеп эшләгәндә таулар күчереп була,-диде Александр Шадриков.

Очрашу бернинди кысаларсыз, турыдан-туры аралашу рәвешендә барды. Яшьләрне дә күптөрле сораулар кызыксындыра икәнлеге ачыкланды. Һөнәрләре буенча районда эш табыла калганда, аларның күбесе туган җирдә яшәп, эшләргә дә бик риза икән. Шулай ук, сүз "Студент кичәләре"н, Ульяновск, Чабаксар, Казан шәһәрләрендә якташлар җәмгыятьләре оештыру, булганнарның эшен җанландыру турында да барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы яшьләр белән очрашты