Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район башлыгы Тимур Нагумановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Без иске ел белән хушлашып, Яңа - 2012 елга аяк басабыз. Дөресен әйтергә кирәк, тарихта калачак елның һәрберсенең аерым үзенчәлеге бар. Үтеп баручы ел авыл хуҗалыгында 2010 елдагы корылык нәтиҗәсендәге чигенүләрне бетерү елы булды. Терлекчелек продуктлары җитештерүдә 2011 ел күрсәткечләре белән чагыштырган үсешкә ирешә алдык. Авыл хуҗалыгы белән...

Хөрмәтле райондашлар!

Без иске ел белән хушлашып, Яңа - 2012 елга аяк басабыз. Дөресен әйтергә кирәк, тарихта калачак елның һәрберсенең аерым үзенчәлеге бар. Үтеп баручы ел авыл хуҗалыгында 2010 елдагы корылык нәтиҗәсендәге чигенүләрне бетерү елы булды. Терлекчелек продуктлары җитештерүдә 2011 ел күрсәткечләре белән чагыштырган үсешкә ирешә алдык. Авыл хуҗалыгы белән эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләр дә үз вазифаларын үтәп, матур нәтиҗәләргә киләләр.

Узып баручы елның төп нәтиҗәсе шул: тормыш-көнкүрешнең социаль яктан кискенләшүенә юл куелмады. Социаль үсешнең төп программаларын гамәлгә ашыру, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре, элеккечә, тулы куәтенә дәвам итте, сыйфат күрсәткечләре яхшыру ягына үзгәрде. Районда кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр, эшмәкәрләр саны артты. Гаилә фермалары төзелә башлады.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының, аларның толларының тормыш шартларын яхшырту, торак төзү юнәлешендә күп эшләр башкарылды. 8019 квадрат метр күләмендә торакның кулланылуга тапшырылуы шул турыда сөйли. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр нәкъ менә 2011 елда яңа фатирларга күченделәр. Бу күпме бала, гаилә шатлыгы дигән сүз.

2011 ел-мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләрне кертү проектларын дәвам итү елы да булды. Мәгарифтә балалар бакчаларыннан, башлангыч сыйныфлардан ук физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә, һәръяктан үскән шәхес формалаштыруга игътибарны нык арттыру, яңа стандартларга күчү бурычын гамәлгә ашыру дәвам итте. Дөрес, укучыларга физик тәрбия бирү юнәлешендә әле күп эшләргә, спорт түгәрәкләренә йөрүчеләрне арттырырга кирәк булачак.

Агымдагы елда мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә зур үзгәреш-ләр булды. Шуларның берсе - район үзәк хастаханәсенә капиталь төзекләндерү үткәреп, логистиканың үзгәрүе. Кешеләрнең гомере озыная баруын статистика да күрсәтә һәм бу инде табибларыбыз тырышлыгы белән дә бәйле. 2011 ел шулай ук спортта ирешелгән уңышларыбыз белән дә истә кала. Республика спартакиадалаларында ел да күркәм нәтиҗәләргә ирешә барабыз.

Безнең бүгенгебез-матур итеп, фидакарьлек күрсәтеп эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән казанышлар. Ирешкән уңышларыбызның һәрберсе безнең өчен бик кадерле. Яңа ел якынлашкан сәгатьләрдә районың барлык тармакларында эшләүчеләргә социаль-икътисадый үсеш өчен куйган хезмәтләре, кылган игелекле гамәлләре өчен мең рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бу бәйрәм көннәре һәрвакыт ниятләр һәм изге теләкләр тормышка ашу, яңару һәм уңышларга ирешү өметләре белән бәйле. Инде Яңа елда да райондашларыбызга шулай бердәмлек белән эшләргә, иҗат итәргә язсын, нинди хыялларыбыз бар-барысы да тормышка ашсын.

2012 елга планнарыбыз бик зурдан һәм мин куелган максатка ирешербез дип ышанам. Барыбыз да һава шартлары уңай килеп, уңышларыбыз булыр дигән теләктә калабыз. Яңа ел тормышыбызга муллык, йортларыбызга иминлек, һәркемгә бәхет китерсен.

Яңа ел котлы булсын! Киләсе 2012 елның һәр көне район тарихына матур сәхифә булып язылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев