Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле өлкәннәре компьютерга өйрәнә

Пенсия яшенә җитеп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне компьютерга өйрәтү программасы моннан алты ел элек тормышка ашырыла башлаган иде.

Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимовның әйтүенә караганда, компьютер серләренә төшенергә теләүче өлкәннәрнең саны кимеми. Быел да дүрт төркемдә 15 әр кеше парта артына утырган. 72 сәгатьлек программа буенча аларны югары белемле укытучылар өйрәтә. Пенсия яшендә булуларына да карамастан, "студент" лар укытучы сөйләгәннәрне дәфтәргә теркәп баралар, конспект язалар. -Укытучыбыз бик яхшы, дәресне тәфсилләп аңлата, катлаулы темаларны кат- кат кабатлап сорыйбыз. Хәзер инде күбебез интернет челтәренә кереп дус- ишләре белән дә аралашырга өйрәнде,- дип сөйли Яңа Чүпрәледә яшәүче Рафик Бахитов. Тармаклы технологияләр техникумында өлкәннәрне югары категорияле педагог Арифҗан Бакиров укыта. Ул да пенсионерларның тырыш, бик игътибарлы һәм өйрәнергә теләк белән йөрүләре турында шатланып сөйли. Укырга йөри башлагач, өлкәннәрнең күбесе үзенә шәхси компьютер да алган, дәүләт хезмәтләре порталына теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компьютер өлкәннәр өчен