Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЧҮПРӘЛЕ : 2013 ел нәтиҗәләре, 2014 елга планнар

Мәдәният йортлары матурайды Оешкан төстә мәдәният йортларын төзекләндерү, республика программасы буенча яңаларын сафка бастыру да дәвам итте. Мәдәният йортларын төзекләндерү, аларның эшчәнлеген тәэмин итү өчен район бюджетыннан 3 млн. сумнан артык финанс чыгымнары бүлеп бирелгән. 4 млн. сумга балалар китапханәсе өчен бина сатып алынган һәм әлеге бина китапханә һәм музей...

Мәдәният йортлары матурайды

Оешкан төстә мәдәният йортларын төзекләндерү, республика программасы буенча яңаларын сафка бастыру да дәвам итте. Мәдәният йортларын төзекләндерү, аларның эшчәнлеген тәэмин итү өчен район бюджетыннан 3 млн. сумнан артык финанс чыгымнары бүлеп бирелгән. 4 млн. сумга балалар китапханәсе өчен бина сатып алынган һәм әлеге бина китапханә һәм музей өчен яраклаштырылып, 1 млн. сумга төзекләндерелгән.

Бүгенгесе көндә зурчынлылылар, матаклылар капиталь төзекләндерелгән биналарда төрле күңел ачу чаралары, кичәләр үткәрәләр. Шулай ук Иске Чокалы, Зур Аксу, Иске Чүпрәле, Шланга, Чуваш Чүпрәлесе, Алешкин-Саплык авыллары кешеләре дә төрлечә яңартылган, төзекләндерелгән, тирә- юне яшелләндерелгән мәдәният йортларында рухи ризык алалар.

Бу елда мондый бәхет Яңа Элмәле халкына елмаячак. Бу авылда мәдәният йортын, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне берләштергән бина файдалануга тапшырылачак һәм бу көннәрдә авылда төзелеш эшләре башланды. Шулай ук Чуваш Чүпрәлесе, Алешкин-Саплык, Яңа Чокалы мәдәният йортларының түбәләре ремонтланылачак дип планлаштырыла, әлеге эшләргә 3 миллион 500 мең сум акча бирү каралган. Әлеге акчалар авыл җирлекләренең республика күләмендә нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен бирелгән. Шушы көннәрдә ремонт эшләре башланачак.

Торак шартлары яхшыртылган

Авылларга белгечләрне кайтару, сала тормышына күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатыннан, республикада төрле өстенлекле программалар эшләп килүеннән дә барыбыз да хәбәрдар. Ул программалар буенча авыл хуҗалыгында, социаль сферада хезмәт куючы яшь гаиләләр торак шартларын яхшырткан иде. Тик соңгы елларда республикада дөньякүләм әһәмиятле төзелешләр бару сәбәпле, мондый эшләр беразга кичектерелде. Шулай булуга да карамастан, 2013 елда Чүпрәленең 10 яшь гаиләсе торак шартларын яхшырту өчен 8 млн. 500 мең сумга якын күләмдә республика бюджетыннан субсидия алган.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның толларының торак шартларын яхшырту программасы буенча 2013 елда Чүпрәленең 31 ветераны торак шартларын яхшырткан. Шулардан өч ветеран өчен Матак, Иске Шәйморза, Иске Кәкерле авылларында торак йортлар төзелде.

Күп балалы гаиләләрдән бер гаилә дә торак шартларын яхшыртып, яңа өйле булды.

Реклама

Борындык тимер юл станциясендәге күп фатирлы йортны капиталь төзекләндерү өчен үткән ел 547 мең сум акча тотылды. Аның 282 мең сумын республика бирсә, калган өлеше район бюджетына туры килде.

Район йөзен тагын да күркәмрәк итү өчен

Тормышыбыз алга киткән саен яшәү шартлары да үзгәрә. Район, авылларыбыз йөзен матурлап башкарылган эшләр дә бихисап. Мондыйларга район үзәгендә чыгарылыш сыйныфлар паркын, Чүпрәле-Буа чигендә стелла булдыруны, 11 авыл территориясендә тукталыш павильоннары, көнкүреш калдыкларын җыю өчен 10 мәйданчык төзелүне һәм өстәмә 60 контейнер куелуны кертеп булыр иде. Гомумән, авылларның территориясен, муниципаль биналарның тирә-юнен төзекләндерү, зиратларның тирә-янын тотып алу, төрле проект-смета документацияләре әзерләү һәм тикшеренүләр үткәрү, газ казаннарын алмаштырып, төрле социаль объектларның газ белән ягып җылыту системасын үзгәртеп кору кебек һәм тагын да башка шундый эшләрне район бюджеты 2013 елда 25 млн.нан артык сумга финанслаган.

Райондашларны шулай ук яңа ел алдыннан гына автовокзалның эшләп китүе дә сөендерде. Спорт сөючеләр, аерым алганда хоккейчылар өчен җылытылган чишенеп-киенү бүлмәсе төзелә башлау да зур бүләк булды.

2014 ел исә спортка мөкиббән булганнарны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барганнарны тагын да сөендерәчәк. Иске Чүпрәледә тармакара технологияләр техникумы янында һәм Техническая урамында, Алешкин-Саплык, Кече Чынлы авылларында универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк.

Шулай ук Иске Чүпрәленең Нәфиев урамында булдырылган паркны төзекләндерү, "Мөмкинлекле мохит" программасы буенча һ.б. шундый күркәм хезмәтләр дәвам иттереләчәк.

Урамнарны яктырту өчен 2014 елда безнең районга республикадан 5 млн. сум күләмендә акча биреләчәге турында хәбәр иткән идек. 2013тә исә бу максатка 7 млн.сумнан артык акча тотылган. Аның 6 млн.720 мең сумы район бюджетыннан бирелгән. Әлеге финанс чыгымнары күп кенә авылларда "бишенче чыбык"лар сузарга (моны урам утларын автоматик рәвештә кабынып-сүнүгә җайлаштыру дип аңларга кирәк), баганалар алмаштырырга, өстәмә яктырткычлар куярга мөмкинлек биргән. Яктырту приборларының күбесе энергияне сакчыл куллана торганына алмаштырылгын.

Район "Электр челтәре" җәмгыяте тарафыннан авылларда электр белән тәэмин итү корылмаларын төзү, тәртиптә тоту өчен 10 миллион 200 меңгә якын сум акча тотылган. Район элемтә челтәре оешмасы тарафыннан Иске Чокалы, Борындык, Городище авылларында 3 миллион сум күләмендә җир асты элемтә линияләре сузу эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле ел нәтиҗәләре планнар