Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Федерациясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүлеккә район башлыгы Александр Шадриков килде. Хокук сагында торучыларга мөрәҗәгать итеп ул залдагыларга үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

-Бүген Чүпрәле полициясе сафларында закон саклаучы исемен лаеклы йөртүче чын профессионаллар да аз түгел. Көнне- төнгә ялгап чүпрәлеләрнең иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз. Җинаятьчелек белән көрәштә дә алгы сызыкта барасыз. Авыр вакытларда гражданнар ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәләр һәм һәрвакыт яклау табалар.Районда гомуми җинаятьләрнең кимүе күзәтелә, бигрәк тә шәхескә һәм милеккә каршы. Шулай ук көнкүрештә җинаятьләр кылу да башка еллар белән чагыштырганда сизелерлек азайды. Боларның барысы да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшен күрсәтә. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, күңел күтәренкелеге, алдагы көннәргә оптимистларча караш, җаваплы һәм мактаулы хезмәтегездә яңа уңышлар телим,- ди район башлыгы. Аннан соң ул үзләренә йөкләнгән вазифаларны үтәгәндә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен һәм "Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен" бәйрәм итү уңаеннан полициянең өлкән участок вәкиле Георгий Урловка Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын һәм бүлектә озак еллар баш бухгалтер булып эшләгән Наилә Җиһаншинага Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 10 ноябрьдә Россия Федерациясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне