Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

Бүген, 1 сентябрь - Белем көнендә Чүпрәле районының барлык белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узды. Районның 226 беренче сыйныф укучыларын һәр мәктәптә аерым тантаналылык белән каршы алдылар.

Яңа Элмәле урта мәктәбендә белем алучы 100гә якын укучысы һәм мөгаллимәләре өчен быелгы уку елы икеләтә шатлыклы. 1 сыйныфка 10 бала килә. Республика Президенты программасы кысаларында быел әлеге мәктәптә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Барысы яңа биредә:тәрәздән алып ишеккә, ашханәдән алып спорт залына кадәр. Бәйрәмгә килгән укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә яңа тудырылган шартларга бик рәхмәтле иделәр.

Яңа уку елы һәм төзекләндерелгән яңа мәктәп белән яңаэләмәлеләрне республика һәм район җитәкчелеге дә котларга килде.

- Соңгы елларда Татарстаныбызның лидеры Рөстәм Миңнехновның ярдәме белән мәгариф системасы актив үсеш кичерә. Агымдагы елда гына да районда 2 белем бирү учреждениесе тулысынча капиталь төзекләндерү узды, моннан тыш чираттагы ремонт эшләре башкарылганнары да бар. Шуларның берсе - сезнең мәктәп. Белем бирү учреждениеләре яңадан-яңа заманча технологияләр белән тулылана, уңайлыклы шартлар тудырыла. Әлбәттә, белем сыйфатына заманча тәрбия бирүгә таләпләр дә үсә. Яңа уку елында һәркем үзен күрсәтә алсын. Бары тик әйбәт билгеләргә генә укыгыз, - дип район башлыгы Александр Шадриков котлау сүзләрен җиткерде.

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән Белем бәйрәме белән котлау сүзләрен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе бүлек начальнигы Павел Козел җиткерде. Ул кыскача гына республика күләмендә, мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр белән таныштырды, укучыларга уңышлар теләде, Белем көне белән котлады.

ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да Белем көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткереп, яңа уку елында укчыларны "дүртле" билгесеннән дә түбән укымаска чакырды.

Кунаклар бәйрәм тантанасыннан соң, мәктәп белән танышып чыктылар, аннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге тантаналы линейкада һәм "Мин сәләтле" темасына багышланган беренче дәрестә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беренче кыңгырау 1 сентябрьБелем көне