Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле-Кытай арасы ныгый бара

Чүпрәле районы белән Кытай халык республикасы арасында соңгы елларда хезмәттәшлек итү юнәлешендә шактый эшләр алып барыла. Алай гына да түгел, Чүпрәле җирлеге үзенең уникаль составлы балчыгы, цеолит, известь, кварц комы һәм башка ятма байлыклары белән кытай эшкуарларында зур кызыксыну уята башлады.

Шушы көннәрдә генә Чүпрәлегә Сан Бао Синьцян компаниясененең генераль директоры Пэн Синьчун җитәкчелегендәге делегация вәкилләре булып китте. Делегациянең максаты, шулай ук, киләчәктә ике арада дустанә мөнәсәбәт булдырып, хезмәттәшлек итүне күздә тотты.

Район башлыгы Александр Шадриков белән очрашуда алар Чүпрәле территориясендәге ятма байлыкларны нинди өлкәләрдә кулланып булуы хакында сөйләштеләр. Александр Шадриков делегация игътибарына тиешле тикшерүләр узып, төзелештә куллануга яраклы булган Чүпрәле балчыгы, цеолит, известь, кварц комы һәм башка ятмалар, алардан әзерләнгән кирпечләр, тузелеш материаллары тәкъдим итте. Соңгыларының составында нәкъ менә цеолит кушылмасы булганлыктан, алар күпкә нык һәм җылылык бирүчән булуын ассызыклады. Гомумән, тикшерүләрдән соң, Чүпрәледәге ятма байлыклар кушып әзерләнгән төзелеш материаллары күпкә сыйфатлырак килеп чыгуы дәлилләнгән. Хәзер исә аларның район территориясендә күпме урын биләгәнен генә тикшереп бетерәсе калган.

Кытай делегациясе вәкилләре ятма урыннарада да булып, анализлар үткәрү өчен үрнәкләр алдылар. Күреп йөргәннән соң, Чүпрәленең ятма байлыкларсыз да табигате искитмәле булын әйттеләр.

-Биредә кайда гына карама, көләч йөзле, әйбәт кешеләр яшәвен күрдек. Киләчәктә ике арадагы хезмәттәшлек күпере төзелүенә бик шат булыр идек,-диде компаниянең генераль директоры Пэн Синьчун.

Район башлыгы Александр Шадриков та Кытай халык республикасының бар яктан да алга киткән илләрнең берсе һәм һәрвакыт динамик үсештә торуына соклануын әйтеп үтте. Чүпрәле-Кытай арасында хезмәттәшлек алып баруга теләктәшлеген белдерде һәм кунакларга Чүпрәле сувенирлары бүләк итте.

Кытай халык республикасыннан сентябрь аенда тагын делегация вәкилләренең килүе көтелә. Аларны да бирегә алып килүнең сәбәбе, киләчәктә Чүпрәлене потенциал партнер итеп күрүдән гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кытай делегациясе